Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Россиянең юстиция министрлыгы түрәләрне әхлак кануннарыннан чыкмаска өйрәтә башларга җыена. Министрлык тарафыннан түрәләргә үз эшләрен башкарганда әхлак кысаларыннан чыкмаска ярдәм итүче махсус комиссиянең эш тәртибе эшләнелде. Хәзер хезмәти этиканы бозучыларны “келәмгә чакырырга” һәм аларны кискен тикшерергә мөмкиннәр.
Коррупциягә каршы көрәш законына бәйле рәвештә, мондый комиссияләр һәрбер ведомствода барлыкка килергә тиеш. Моннан тыш, әле түрәләрнең хезмәти тотышының типовой кодексы да эшләнергә тиеш. Әгәр дә бу документ гамәлгә керә икән, түрәләрнең һәртөрле вазифаи хокук бозулары аның карьерасына нокта куярга мөмкин. Ә инде түрә кагыйдәләр кысаларыннан чыкканмы-юкмы һәм ул бу вазифасында калырга тиешме-юкмы икәнен әнә шул махсус комиссияләр хәл итәчәк тә инде.

ТР Министрлар Кабинетында Татарстан азык-төлек базарындагы вәзгыятькә багышланган брифингта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге халыкны авыл хуҗалыгы продукциясен алыпсатарларга каршы көрәшергә чакырды.
Министрлык вәкилләренең сүзләренә караганда, бу көннәрдә Казан базарларында ярминкәләргә китерелгән азык-төлек продукциясен түбән бәядән алып, күбрәк бәягә сатучылар еш күренә башлады. Мәсәлән, узган атнаның шимбәсендә бу хәл Чехов базарында күзәтелгән. “Татарстан кулланучылар берлеге”нә дә күпләп сатып алырга теләүчеләр мөрәҗәгать иткән булган. 

Дмитрий Медведев фикеренчә, Федерация субъектларында субъект башлыкларын ничек атау турында карарлар кабул ителергә тиеш. “Моны төбәкләр үзләре хәл итәргә тиештер”, — диде Президент “Россия” телеканалына биргән интервьюсында.
“Кавказның кайбер төбәкләре һәм башкалар Федерация субъектлары башлыклары вазифасының исемен үзгәртү турындагы тәкъдим белән чыкты. Гомумән алганда, вазифа атамалары төрле булырга мөмкин. Әмма, икенче яктан, алар шау-шу куптарырга, аңлашылмаучылыклар китереп чыгарырга тиеш түгел”, — диде ул. Һәм болай дип өстәде: “Шунлыктан, әгәр безнең губернаторлар, президентлар мондый инициативалар белән чыга һәм шундый мәсьәлә туа икән, минем фикеремчә, аның тикшерелүе дә мөмкин һәм законны да үзгәртеп булачак”.

Россиядә яңа елдан башлап төнге сәгать уникедән иртәнге сигезгә кадәр алкогольле эчемлекләр (5 градустан югарырак булган сыраны да кертеп) сатуны тыячаклар. Законга моңа бәйле өстәмәләр тиздән Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк. Тыюлар, җәмәгатьчелек туклануы пунктарыннан кала, бөтен җирдә гамәлдә булачак. Моңа охшаш тыюларны Мәскәү хакимияте 1 сентябрьдән кертте инде.

Сабый бала дөньяга аваз салгач та, әти-әнисе аңа: “Бәхетле бул, балам!” – дип теләк тели. Әйе, чыннан да, һәр әти-әни дә үз баласының бәхетле булып үсүен һәм яшәвен тели. Әмма бу дөнья кеше теләгәнчә генә бармый шул. Арабызда газиз балаларыннан ваз кичкән, аларны үз теләкләре белән язмыш кочагына ташлап калдырган ата-аналар да бар шул әле. 

Сорау: Синең Раббың кем?
Җавап: Раббым – бер Аллаһ.
Сорау: Динең кайсы дин?
Җавап: Динем – Ислам дине.
Сорау: Китабың кайсы китап?
Җавап: Коръән Кәрим.
Сорау: Син кемнең өммәтеннән?
Җавап: Мөхәммәт галәйһиссәлам өммәтеннән.
Сорау: Тәүхид кәлимәсе нәрсә?
Җавап: “Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдүр-расүлүллаһ”.

Айгөл Бариеваны тамашачы йомшак тавышлы, сөйкемле йөзле булуы өчен һәм дә мәшһүр артистыбыз Шамил Бариевның уңган кызы буларак та үз итә. Дөньядан иртә китеп барган әтисенең дәвамы буларак, Айгөлнең иҗатын кызыксынып күзәтәләр.