|
|
“Кәеф ничек?”нең беренче саны 2005 елның 29 сентябрендә дөнья күрде. Бөтен бите дә төсле бу гәзит татар матбугатында үзенең эчтәлеге белән дә, формасы белән дә башкалардан аерылып торды. Ул вакытта әле айга бер генә чыгып, башлыча шоу-бизнес темасын яктыртучы 8 битле “Кәеф ничек?” бүген 16 битле атналык гәзиткә әйләнде, тематик яктан да баеды. Хәзер монда ил һәм Татарстан яңалыклары да, авыл тормышы турында мәкаләләр дә, файдалы киңәшләр, эксклюзив интервьюлар да, гыйбрәтле язмышлар да бар. |
||||
|
|||||