|
|
Менә кешенең бакасы да кеше төсле инде, ә минеке үзсүзле!.. Кет-кет-кет, кызулап әйтеп куйдым куюын, сез сүзнең нинди бака турында барганын белмисез бит әле. Фэн-шуй буенча бугай, акча өстенә менеп утырган тимер бака сыны хуҗасына күп итеп акча китерә, диләр. Алдык без ул баканы дус кызым белән. Үземнекен сервантка куйдым да оныттым. Аңа карап барыбер финанс хәлем яхшы якка үзгәрмәде, киресенчә, хезмәт хакын кисә башладылар, имеш, кризис. Ә дус кызым гаиләсендә эшләр гөрләп бара, йорт салалар, ипотекага фатир алдылар. Көнләшеп әйтүем түгел, Аллам сакласын андый начар уйлардан! Минем дә аның кебек тормыштан канәгать булып яшисем килә, шул гына. Шушы мизгелдән уйланып куйдым да инде бу бакалар турында, өенә килгәч, аныкына күз салырга булдым. Авызында 5 сумлык тора. Хм, минеке нинди кыяфәттә соң әле? Минекенең авызы буш. “Вәт ачык авыз”, – дип үземне дә, бакамны да сүгеп кайтып киттем. Бакам янына күп итеп вак-төяк акчалар сиптем, “реальный” акча булса, тәэсир көче яхшырак булмасмы диюем инде.
Россиянең иң талантлы футболчысы 27 яшьлек Андрей Аршавин мәсьәләсе шактый озак вакыттан соң хәл ителде. Европа чемпионатыннан соң ул “Зенит” куйган читлектән ычкына алмыйча интеккән иде. Санкт-Петербург командасы аны сатып алучылар өчен шактый зур сумма билгеләп, бөтенесен куркытып бетерде. Башта данлыклы “Барселона”, аннары амбицияле “Тоттенхэм” Аршавинны үзләрендә күрергә теләде. Ләкин “Зенит” “босс”лары белән уртак фикергә килә алмадылар. “Җибәрегез мине!”, – дип бөтен Европага кычкыручы, тешен кысып Санкт-Петербург составында кырга чыгучы Андрей хакында язмаган һәм сөйләмәгән кеше калмагандыр. Өмет чаткысы сүнеп барганда тагын бер топ-команда Англиянең “Арсенал” клубы Аршавинны сатып алу буенча көрәшкә кушылды. - Тугры ир тугры булмаган ирдән ни белән аерыла? “Безнең башыбыз никадәр кирәкмәгән, чүп мәгълүмат белән тулган!” дип гаҗәпләнеп куясың кроссворд чишкәндә... * «Туп-туры аэропортка!» – дип кычкырды Хлестаков.
МӘЗӘКЛӘР
Менә, әйтик, Роза Львовна исеменә берәү дә |
||||
|
|||||