Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат

Берәүнең дә әле тормыш мәктәбе имтиханын урап уза алганы юк. Олымы син, кечеме – тормыш мәктәбенең укучысы. Ә тормыш безгә сынауларын бертуктаусыз яудырып кына тора. Төрлебез төрлечә уза бу сынауларны. Ә менә Кукмара районының Зур Сәрдекбаш авылында гомер итүче Бәхетгали һәм Гөлирә Кадыровлар гел “5”кә генә “укый” булып чыкты. Аларның бергә тигез, тыныч, шатлык белән яшәүләренә 35 елдан артып китте.

Исәнме, җанга якын булган “Кәеф ничек?” Мин синең белән һәм барлык укучылар белән шатлыгымны уртаклашасым килә. Күптән түгел мин әни булу бәхетенә ирештем! Чыннан да, хатын-кыз өчен бала табып, бала үстерүдән дә мөһимрәк нәрсә юк икән. Әле кияүгә чыкмаган чакта йөкле хатыннарга сокланып карап тора идем дә, башыма гел бер уй килә иде: “Аллам мине шундый бәхеттән мәхрүм итмәс микән? Мин дә кайчан да булса ана булу бәхетен татырмынмы икән?” дип борчыла идем.

Хөрмәтле, “Кәеф ничек?” редакциясе! Бу бик нык яратышып та, бергә була алмагач, гашыйк егетнең сөйгән кызына язган мәхәббәт хаты. Бу хатка шактый еллар булса да, ул һа-
ман кайнар дияр идем мин. Миңа аны дустым укырга бирде. Ә мин, үз чиратымда, хатны сезнең редакциягә җибәрергә булдым. Хатның үзе бик нык саргайган иде, шуңа күрә аның күчермәсен җибәрәм. Дөресен әйткәндә, аның газетада басылуын Гөлчирә ханым теләде. Ул мәхәббәтен онытмаган, бик сагына. “Бәлки, хат авторы укып таныр да, мине эзләп табар”, – диде.
Сезгә олы рәхмәтемне җиткереп калам.
Хәйруллина Г.И.
Әлмәт. 

Хөрмәтле “Кәеф ничек?” газетасы хезмәткәрләре!
Сезгә Мөслим районының Югары Табын авылында яшәүче 62 яшьлек 4 бала атасы (барысы да – кызлар) Кадыров Минсалих яза. Гомерем авылда үтте, бик белемле кеше дә түгелмен. Юньләп язып та булмый, күз күрми әле. Сөйли башласаң, уйлар еракка алып китә. Әти дә, әни дә шушы авылда гомер иттеләр, шунда үлделәр. Әткәй Габрахман – 1901 елгы, әнкәй Гыйздениса – 1907 елгы. Әткәй тракторист булды, әнкәй гомере буе терлекчелектә эшләде. Без барысы 9 бала. 2 абыем яшьли үлделәр. Разия апам 70 яшенә җитеп үлде

“Кәеф ничек?” гәзите анкета басытырып чыгаргач, безгә бик күп хатлар килде. Кайберләре анкета гына тутытырып җибәрмәгән, безгә хатлар да язган. Шуларның берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.