Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Кер юу
Кер юу порошогының вак кисәкчекләре һавага тиз тарала һәм сулыш юлларына эләгә. Отдушкалар сулыш юлын ярсыта, аллергия чыгуга сәбәп була.
Зыянын киметү өчен
Порошокның иссезен яки балалар кере өчен булганын, аллергия чыгармый торганын куллану яхшырак. Шунысы бар балалар киеме өчен ясалган порошокның нигезендә сабын һәм анда кер юу машинасы спираленә юшкын утыртмый торган матдәләр кушылмый. Керне кул белән юганда пирчәткә кию мәҗбүри. Кер порошогы кул тиресен киптерә, зыянлы матдәләре тәнгә үтеп керә. Хлорлы һәм агарта торган матдәләр кушылган чистарту чараларын чамасын белеп, сакланып кулланыгыз. Этикеткада язылганча, кер юу порошогы составында анионлы актив матдәләр (А-ПАВ) 5% тан артып китмәскә тиеш. Алар су белән чайканнан соң да тукымадан чыгып бетми. Аеруча, киҗе-мамык һәм йон тукымаларда юган саен җыелып бара.

Өйдә чәйнек булмаса, өйнең яме дә, тәме дә юк. Самоварлар бик сирәк кулланыла торган, чәйне 1-2 минут эчендә кайнатып бирә торган электр чәйнекләре баскан чорда яшибез. Шуңа бу сәхифәдә электр чәйнеге турында сөйләшербез. Электр чәйнекләренең күбесе бары 1-2 елга гына чыдый. Я хезмәт срогы чыга, я яна, яисә суын агыза башлый. Дөрес кулланган очракта исә яхшы сыйфатлы чәйнек биш ел хезмәт итә ала. Озаккарак чыдасын өчен нинди чәйнек сайларга соң?

Карбыз-кавын ала башласак, и сайлаган булабыз, суккалап та, каккалап та, иснәп тә, “койрыкларын” үлчәп тә карыйбыз. Бөтен шартын туры китереп алсаң да, кайчак төссез, балсыз булып чыгуы гына кәефне төшерә. Нитратлар белән тукландырылмаган, марганцовка белән буялмаган, көньяк кояшы астында, комда тәгәрәп пешкән чын карбыз-кавынны ничек сайлап алырга соң? Белгечләр тагын берничә киңәш әйтә. Истә калдырыгыз.

Кызганычка каршы, гел күңел тарткан җирдә генә эшләп булмый. Һәм безгә еш кына “Нишләргә?” дигән бер мөһим сорауга җавап эзләргә туры килә. Китәргәме, әллә түзәргәме?

Йокы чәе
1/2 чәй кашыгы ромашка чәчәге яки дару чәчәге, 1/2 чәй кашыгы кипкән лаванда, 1/2 чәй кашыгы бөтнек, 1/2 чәй кашыгы фенхель орлыгы, 1/2 чәй кашыгы мелиссаны, кайнап торган 2 чынаяк су коеп, 5-10 минут төнәтергә. Йокы алдыннан эчәргә киңәш ителә.

Җәйге эссе кояш астында чәчләр көймәсен өчен, натураль тукымалардан тегелгән баш киеме кию – иң беренче таләп. Ә инде җәйге эсседә чәчләрне химик бөдрәләтү, буяу һәм фен кулланырга ярамаганын әйтеп тә торасы юк. Озын һәм калын толымнары белән горурланып яшәргә теләүчеләр өчен әбиләрдән калган һәм сыналган ысуллар тәкъдим итәбез.