|
|
Хөрмәтле укучыларыбыз! 10 ай эчендә 10 хыялны тормышка ашырырга вәгъдә иткән «TATAR RADiOSI» радиостанцияләр челтәре май аенда, шулай итеп, бишенче һәм алтынчы хыялны тормышка ашырды: Раилә Зариповага – гүзәллек салонына, ә Ландыш Габдрахмановага фитнес үзәгенә сертификат тапшырылды!
Халык арасында шундый гыйбарә яшәп килә. Еллар дәвамында формалашкан әлеге фикер, чыннан да, күп очракта дөреслеккә туры килә. Кыз балалар кечкенәдән әниләре янында кайнаша. Яхшы ана баласын эшкә өйрәтә, тормышта югалып калмас өчен акыллы киңәшләрен бирә. Гүзәл хатын-кыз, тугры һәм яратучы тормыш юлдашы, яхшы ана булыр өчен нишләргә кирәген дә алар төшендерә. Түбәндәге фотоларда шундый аналарның гүзәл үрнәкләре. Танылган хатын-кызларыбызның иң якын кешеләре сезнең хозурыгызда. Конкурсның шарты буенча сез аларны фотолары һәм бәгырь җимешләренең әйткән җылы сүзләре аша танырга тиеш булачаксыз. Кайсы әни кемнеке булуын хәбәр итү өчен сезгә 14 мартта сәгать көндезге 13.00-14.00 арасында редакциягә 527-90-13 номеры буенча шалтыратырга туры киләчәк. Иң өлгер беренче җавап бирүчене истәлекле бүләк көтә. “Мәхәббәтем! Мин сине бик-бик яратам. Менә, әйт әле, бәхетлеме син? Ә мин бик бәхетле. Чөнки минем йөрәгемдә син бар! Араларыбыз бик ерак булса да, мин синең йөрәк җылыңны, назыңның кайнарлыгын тоям. Алма бөртегем, мин сине бик-бик сагындым! Үтерепләр сагындым! Ә син мине сагындыңмы? Сагынгансыңдыр... Сагынмасаң, миңа назлы итеп “Тәтикам” димәс идең. Мин өйдә дә, эштә дә синең турында гына уйлыйм. Синең сурәтеңне күз алдыма китерәм дә, җаныма әйтеп бетермәслек рәхәтлек иңә. Бәхеткәем, мин сине йөрәгем сайлавы буенча яратам. Сине беренче тапкыр күргәндә телсез кала язган идем мин. Ә йөрәгем чыгып китәм диеп типкән иде ул көнне! Син мине шул көннән бирле әсир иттең бит үзеңә! Ул көнне ни эшләгәнемне, кайда басканымны белмичә йөрдем.
Бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды
Тарих битләрендә урын алган мәхәббәт хатлары рус теленнән тәрҗемә ителде. Шулкадәр матур язылган хатларның тирән мәгънәсенә зыян китермәскә тырыштык. Ә менә бүгенге заманда шулай матур итеп хатлар яза белүче ир-егетләребез бармы икән? Әйдәгез, тикшереп карыйбыз. |
||||
|
|||||