|
|
Русиянең премьер министры В.Путин җиңел генә миннән урыс татары ясамакчы. Урысның миңа нинди катнашы булсын ди, әткәй-әнкәй дә, әби-бабаларым да татар булган ич минем, димәк, мин дә чып-чын татар. Киләчәктә мине урыс татары дип атау, шәхесемне мыскыл итү кебек кабул ителер иде. Путинның телевизордан милләтара мөнәсәбәтләргә бәйләп әйткән шул фикерен ишетүгә үк, нигәдер бала йоннарым кабарып чыкты. Гасырлардан-гасырларга нәселдән-нәселгә күчеп килгән генетик хәтерем миләтемне урыс белән бәйләргә маташуны бик авыр кабул иткәндер, күрәсең.
Беренче никахым туганнарга үч итүдән булды. Алар мине 24 яшемдә үк карт кызлар рәтенә кертә башладылар. Имештер, мин япа-ялгыз калган: ирем дә, балаларым да булмаячак. Үзем дә аптырап кала торганнардан түгел, институтта мине ошатып йөргән бер егеткә кияүгә чыктым да куйдым. Иремне яратмасам да, ул мине яратты диеп беләм. Сүземә каршы килмәде, кыерсытмады, үзенә буйсындырырга уйламады. Теләгәнемне эшләдем, барасы җиремә бардым, кайтасы җиремнән кайттым дигәндәй...Улыбызга 3 яшь тулган иде, ирем авариягә очрап, умыртка сөяген сындырды. Хәрәкәтсез, телсез-авызсыз калды. Больницадан өйгә кайта алмады.
Кешелек күп еллар буе кар кешесен күрергә, аның серенә төшенергә, эзенә төшәргә тырыша. Кар кешесен эзләүчеләрнең аягы басмаган урман да калмагандыр мөгаен һәм кар кешесенең чынлап та булуы күпмедер дәрәҗәдә расланган хәл дияргә дә була. Күптән түген кар кешесен Ингушетиядә күрүчеләр булган. Ә моннан ике ай элек кар кешесе Татарстанга терәлеп торган Киров өлкәсенә килеп чыккан. Әлеге затны күрүчеләр аның ике метр озынлыкта, тәне йон белән капланган, зур авызлы һәм янып торган кызыл күзле булуын сөйлиләр. Кыяфәте куркыныч булса да, кешеләргә аның зыяны тимәгән. Ә Татарстанда кар кешесе бармы, безнең урманнарда да кар кешесен очратырга мөмкинме икән? Бу хакта «Кәеф ничек?» газетасы хәбәрчесе криптозоолог, «Казань-Космопоиск» төркеме хезмәткәре, галим Герман Машковтан сораштырды.
Интернеттан Татарстан яңалыкларын карап утырганда күзем төште – берничә сайт, зур итеп Казан шәһәре мэрының, җәяүләп берничә Казан урамын карап йөргәнен язганнар. Баксаң, бу аның беренче кат кына йөрүе дә түгел икән...Исем китте. Юк инде, Казан мэрына түгел, журналистларга. Соң, малайларын, шәһәр җитәкчесе, үзе җитәкләгән шәһәрне карап, аның 3-4 урамын җәяүләп үтүе яңалык мени ул? Әнә бит, чит илләрдә, фәлән илнең премьеры- министры эшкә велосипед белән бара икән, ә фәлән илнеке кайчак җәяү генә дә килгәли ди...Моны берәү дә яңалык дип кабул итми (бездән башка, әлбәттә), артларыннан өши-өши журналистлар чабып йөрми, эреле-ваклы “нәчәлник”ләр дип “дер” калтырап төшми. Чөнки бу – табигый хәл. Ул шулай булырга тиеш тә. Татарларга ярты җир шарын яулап алып биргән Чыңгыз хан, үзенең Ясасында (законнар җыелмасы дип укы), ханнар биләр һәм чорның башка “нәчәлник”ләренә гади халыктан койма белән бүленүне дә тыйган булган.
«Кәеф ничек?» биргән сорауларга психотерапевт Рамил Гарифуллин җавап бирә.
Теге “глава”ны хөкем иттеләр. Ришвәт алуда гаепләнүчене. Тиз тоттылар үзе – сәбәпләре бардыр. “Утыртмаячаклар аны”, - диючеләр хаклы булды – “9 ел” дип сөйләнсәләр дә утыртып ук куймадылар. Карт ата-анасын, яшь балаларын карарга кеше калмау белән аңлаттылар утыртмауны. Сразы күз алдына өсләренә ямаулы бишмәт, иске күлмәк, төсе уңган яулык кигән, ач йөзле әби белән бабай, күтләренә кияргә ыштаны булмаган, ялан тәпиле балалар килеп басты... Чынлап та – андыйларны ничек караучысыз калдырасың инде?! Бер карасаң – гөнаһы да артык түгел бит инде – ул бит дәүләт милегенә дә, инвестор милегенә дә кул сузмаган. Менә әгәр фермадан ике капчык фураң яисә яшь бозау “чәлдергән” булса, анда бәлки утырткан да булырлар иде. Ә монда гап-гади ришвәт алган. 5 кенә миллион. Унны алырга тиеш булган имеш – өлгермәгән. Утыртмасалар да – нык булды җәзасы. 300 миллион (8 ноль була) штраф салдылар үзенә, “бүтән җитәкче урында булма”,- дип кисәттеләр үзен. |
||||
|
|||||