Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Бомжлар өчен иң куркыныч һәм кыен чор – ул кыш. Беренче суыклар аларга өшү, салкын тидерү һәм үлем белән яный. Быелгы декабрьнең беренче атнасында ук Казанда өч бомжның өшеп үлүе теркәлгән. Гәрчә кышның чын салкыннары әле җитмәсә дә. Тагын дүртесе хастаханәгә салынган. Ә инде кыш үзенең тулы көченә кереп, утыз градуслы зәмһәрир суыклар торганда ни буласын күз алдына китерүе дә куркыныч. 

Татарстанда 2012 елга минималь пенсия хакы 4302 сум дип билгеләнде. Быел исә ул 3992 сум тәшкил итә иде.
-Балакаем, миңа иң арзан ипи, макарон һәм иң арзан балык консервасы бир әле, - диде кибеткә кергән, аркасына бөкре чыккан, 70 яшьләрдәге әби. - Безнең бит пенсия 5 меңгә дә тулмый. Нишләргә белгән юк, менә мин көнгә бер тапкыр гына ашыйм. Кәнфитләрне өч ай авызыма да капканым юк, тиздән тәмен онытам инде. Кунакка йөрү турында әйткән дә юк! Барсаң күчтәнәч аласы, килсәләр ризык табарга кирәк, –дип сукрана-сукрана 69 сумын түләп чыгып китте ул.

Әлеге музей хакында газетага язма әзерләргә сәбәп тә юк кебек иде. Чөнки ямьле җәй айларында Ульянов-Ленин ни тумаган, ни үлмәгән... Өстәвенә, Ленин шәхесенең актуальлеге дә көннән-көн кими бара.
Аның каравы, безнең буын пионерлары Ленин идеяләре белән рухланып үсте, яхшы укучы, яхшы сыйныф исемен яулаганнар Кокушкинодагы Ленин музеена юллама белән бүләкләнде. Бирегә экскурсиягә килү күпләр өчен истә калырлык зур бәйрәм булгандыр. Шәхсән үземә балалык чорында әлегедәй “бәхет”не татырга насыйп булмады. Соңгы тапкыр моннан чирек гасыр элек, шул ук Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керү шатлыгы кичереп, Саба районының “Ильич” исемендәге колхозына эшкә кайтып барганда сугылып чыккан идек. Ул чакта музей-тыюлыкның өр-яңа чагы (музей 1987 елда Ульянов-Ленинның беренче тапкыр сөргенгә җибәрелүенә 100 ел тулу уңаеннан яңартылып салына.

Алай да була икән
Җанисәп алуга тәгаенләнгән кәгазьләрдә конфиденциальлек, ягъни сер итеп саклана дигән сүзләр язылганлыктан, язмамда бер генә исемне, бер генә фамилияне, төгәл адресны атамаячагымны алдан ук әйтеп куярга мәҗбүрмен.
Төп эшкә керешер алдыннан 2 көн алдан без, җанисәп алучылар, үзебезнең участокка җыелдык. Ул укырга җыелу дип атала. Участок мөдиребез җанисәпнең нидән гыйбарәт булуын, аны башкаручылар алдында торган бурычларны бик тә тәфсилләп аңлатты, 1 инструкторга 4 җанисәп алучы беркетелгәнлекне белдерде. Тик менә минем инструктор укуыбызның беренче көнендә бөтенләй күренмәде. Икенче көнне генә, шактый соңга калып, килеп керде. Шуңа күрә җанисәп уздыру турындагы инструкцияне дә (ул 60 биттән торган бер китап кадәр) миңа башка инструктордан алырга туры килде.

Сабый бала дөньяга аваз салгач та, әти-әнисе аңа: “Бәхетле бул, балам!” – дип теләк тели. Әйе, чыннан да, һәр әти-әни дә үз баласының бәхетле булып үсүен һәм яшәвен тели. Әмма бу дөнья кеше теләгәнчә генә бармый шул. Арабызда газиз балаларыннан ваз кичкән, аларны үз теләкләре белән язмыш кочагына ташлап калдырган ата-аналар да бар шул әле. 

Ерак юлга йөрү бер яктан куркыныч шөгыль булса, икенче яктан ул “эчкә сыймаслык” кызыксындыру, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык романтика хисләре дә уята. Быел җәй мин күптәнге хыялымны чынга ашырдым.  Ерак юлларга йөрүче машинага утырып сәяхәт кылу нияте белән күптәннән яна идем инде мин. Дөрес, сәяхәтем әлләни ерак арага булмады булуын, Казан — Мәскәү арасы гына. Шулай да булган эмоцияләр һәм күргәннәр хәтердә бераз сакланыр әле.