|
|
Хәзер ата-ана баласын мунчага озатканда да: “Исән-сау гына йөр!” – дип хәерле юл теләп калыр, мөгаен. Ник дигәндә, әле узган атнада гына Кукмара районының Янил авылындагы саунада булган коточкыч фаҗига ике егетнең гомеренә нокта куйды. Кызлар белән ял итәргә килгән егетләрнең бик күп эчүе һәм электр миченә су салу аркасында аларны ток сугып үтерү хәбәрен бик күп матбугат чаралары халыкка җиткерде инде, тик вакыйганың шаһитләре ул хәбәрләрнең гайбәт кенә булуын ассызыклап, аларга ышанмаска чакыра һәм чынлыкта вакыйгаларның ничек булуын бәян итә.
Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче Разак Гайфиевнең хәле бер дә кызыгырлык түгел. Аны бертуган апалары өйдән куа.
Авылны мактап күпме әсәрләр язылган, күпме җырлар һәм шигырьләр иҗат ителгән! Аларның саны да, исәбе дә юк. Алда күпме язылачактыр, монысын да төгәл әйтеп булмый. Чөнки авыл ул – сүнмәс һәм саекмас илһам чишмәсе. Читкә киткәннәр аның һәр урамын, һәр йортын, һәр агачын сагынып саргая.
Сауш авылында яшәүче Сәгъдәт Исмәгыйлева белән бик күптәннән аралашып йөрсәк тә, аның түбәтәй һәм калфаклар чигү остасы икәнен белми идем әле.
Бүген законлы рәвештә “гаилә фермасы” дип теркәлгән, Тактамыш авылында көн итүче Шәйдулла Гайфуллин үз эшен күптән башлап җибәргән иде инде. Узган гасырның туксанынчы еллар башында ук фермерлыкка алынган ирле-хатынлы Нурсабак һәм Шәйдулла Гайфуллиннарның бүген терлек абзарында берничә баш сыеры, җиде аты, иллегә якын сарыгы, егерме биш симертү үгезе бар. |
||||
|
|||||