|
|
15 гыйнварда Казанда коточкыч хәл булды. Пычак тоткан яшь егет дүрт кешелек компаниягә һөҗүм итә. Аның нәтиҗәсендә ике кеше урында ук һәлак була. Соңрак полиция участогындагы сорау алу вакытында яшьләргә һөҗүм иткән егет шул рәвешле элек йөргән кызы Екатеринадан үч алырга теләвен әйткән. Егетнең төп максаты – әлеге туташны үтерү булган. Ләкин Катя исән кала. Бу вакыйгадан соң ике япь-яшь егет белән кызны – Алия белән Булатны җирләргә туры килә.
Авыл халкы Яңа елны урамда каршылый
Шушы көннәрдә Татарстанны котычкыч яңалык тетрәндерде. Бер ай элек кенә “Ана даны” медаленә лаек булган Ләйсән Салихҗанованы җиденче баласын үтерүдә гаеплиләр.
Күптән түгел генә бөтен Татарстанны шаккатырган вакыйга булды. Түбән Камада яшәүче 27 яшьлек Венера, дүрт баласын ятим калдырып, асылынган. Бауга менүнең сәбәбе - тормыштан тәмам тую, диләр.
Самарада яшәүче 23 яшьлек кызның үз ирен һәм кайнанасын үтерергә теләве турында МВД хезмәткәрләренә ике атна элек билгеле була.
Яр Чаллыда яшәүче Илһам Сибагатовны хатынын үтерергә теләгәне өчен 3 ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Әлеге җинаять очрагы быелгы җәйдә булган. |
||||
|
|||||