Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Бисмилләхир-рахманир-рахим!  Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллахи үә бә­рә­кәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез, кунаклар, дуслар!
Алланың рәхмәте бе­лән бүген Имамнарның ква­лификацияләрен үстерү үзә­ге ачыла. Әлеге Үзәк ТР мөселманнарының V чираттан тыш корылтае карары белән РИУ базасында оештырылды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең яңа стратегиясе бу үзәктә үзе­нең чагылышын тапты. Республика мөселманнары өм­мәте өчен бу зур вакыйга. Ул Татарстанда Ислам диненең үсешен, таралышын дәлилләп торучы бер күрсәткечтер.
Үзәктә имамнарны бү­генге көн таләпләре буенча укытачаклар. Хәзерге заманда дин әһелләре тирән һәм зур гыйлемгә ия булырга, теләсә кайсы өлкәгә караган сорауларга җавап бирергә әзер булырга тиеш. Бүгенге замана кешесе, аеруча яшьләр, Алланың рәхмәте белән, күбесе югары уку йортларында белем ала, аларның фикерләре, уйлары көннән-көн үсә, камилләшә. 

Сабырлык – түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хәким булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер.
Бу дөнья – бер имтихан дөньясыдыр. Кеше дөньяда төрле хәлләр белән очрашыр. Кайбер хәлләр кешене шатландырыр, кайберләре кайгыга салыр. Шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр булу мөселманнарда фарыз кылынган.

31 июльдән мөселманнарның изге ае — Рамазан киләчәк, Ураза башланып китәчәк.  Быел ул эссе җәй аена туры килә.
“Мондый эсседә ничек Ураза тотмак кирәк ди. Аллаһы Тәгалә аңлар әле”, – дип ураза тотудан читләшүче мөселманнар байтак. Тик иманы нык булганнар гына бу изге эшкә тугры кала.
Шулай да: “Мин ураза тотмыйм”, – дигәнче, “Ураза тоту миңа нәрсә бирә соң, нәрсәгә өйрәтә?” дигән сорауга җавап бирү кирәктер. Чөнки Ислам динендә барлык кагыйдәләр дә бары тик кешенең күңел дөньясын баету, аның тормышына мәгънә өстәү, кешене шәхес буларак үстерү өчен хезмәт итә.

Соңгы вакытта, Ислам дине турында сүз чыкты исә, еш кына “җиһад” сүзе калкып чыга. Массакүләм мәгълүмат чараларында да күпләрне әлеге сүз белән өркетәләр, шуңа да: “Ислам динендә җиһад нәрсәне аңлата соң?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләрнең шактый булуы бер дә гаҗәп түгел.
“Җиһад”, гарәпчәдән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, “тырышу”, “дәрт” дигән мәгънәне аңлата. Бу – изге гамәлләр өчен, рәхәтлекләр хакына тырышу. Җиһад ике: эчке һәм тышкы төрдә була. Эчке җиһад дигәндә,
үз җитешсезлекләреңне төзәтү, үз кимчелекләрең, безне эчтән кимерүче иләс-миләслек белән көрәш күзаллана. Бу нәкъ менә бөек җиһад төшенчәсе хакына уйланылган төп җиһад инде. Бервакыт сугышларның берсеннән соң пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үз сәхабәләренә: “Әйдәгез, хәзер кече җиһадтан бөек җиһадка күчик”, – дип мөрәҗәгать итте.

Пәйгамбәребез әйтте: “Көнчелектән саклана күрегез. Дөреслектә, ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә эшләгән изгелекләрне, савапларны ут кебек ашыйдыр”. (Мөслим)
Көнчелек — көнченең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә бик хәтәр, куркыныч күренеш. Шуңа күрә Аллаһ безгә “Фәләкъ” сүрәсендә: “Һәм көнче кешенең явызлыгыннан Таңның Раббысы Аллаһка сыенамын”, — дип, юкка гына әйтергә кушмагандыр. Әгәр дә көнчелектән дә начар сыйфат булса, Аллаһ ул сыйфатны искә алган булыр иде.

– Июньнең өчесендә Рәҗәб аена кердек. Һәр айның үз вакыйгалары булган кебек, Рәҗәб аеның да олуг вакыйгалары бар. Рәҗәб аенда Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә кешене Рамазан Шәриф аена әзерли.
Бу ай – гөнаһларны ярлыкауны сорау ае. Бу айның башында өч көн ураза тоту бик әйбәт, бер генә көн ураза тоту да яхшы. Ураза тотканда, кеше үзенең гөнаһлары өчен Аллаһыдан гафу сорый ала. Беренче җомгасында Рәгаиб кичәсе көне булып узды. Рәгаиб кичәсендә пәйгамбәребезнең әтисе Габдулла хәзрәт белән Әминә никахлашалар. Шушы көннәрдә пәйгамбәребезнең нуры туа. Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе. Мигъраҗ кичәсе – Аллаһының Мөхәммәт пәйгамбәргә үзенең янына күккә ашарга рөхсәт биргән көне. Әл-Әкса мәчете яныннан Бурак атлы канатлы атка атланып, пәйгамбәребез җиде кат күккә аша. Шунда пәйгамбәребез пәрдә аркылы Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә.