Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Мин матурмы? Юк, әлбәттә.
Ләкин миңа никтер карыйлар.
Бала-чага чыр-чу килеп
Арттан калмый,
Автограф миннән даулыйлар.
Мин бер шыксыз чабата каш..., - дип үзе турында яза бүгенге әңгәмәдәшем артист Рәшит Шамкай.

Җырчының олы улы туганда ук авыр синдром белән дөньяга килгән
Илназ Минвәлиевнең бик бай кеше икәнен күпләр белә - 30 яшьлек җырчы бердигән 3 ул үстерә. Ул аларны чын ир-атларча тәрбияли: спорт белән кызыксындыра, эшкә күнектерә, баянда уйнарга өйрәтә...
Җырчы редакциягә кунакка килгән иде. Без аның белән чәй артында утырып байтак серләштек. Шушы арада аның никадәр көчле шәхес икәнен аңларга җитештем. Даун синдромлы баланы тәрбияләү – үзе бер баһадирлык(!)

Шушы көннәрдә Мөнир Рахмаевка никах укыганнар!
Егет үзенең бердән-берен очраткан, хәзер мәхәббәттән исереп, бәхеткә төренеп гаилә башлыгы булып яшәп ята, үзен чын-чынлап бәхетле кеше, ди. Мөнирнең тормыш иптәше Әдилә - Татарстан һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева шәкерте икән.  Яшь кәләш - Мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курс студенткасы икән. Мөнир Әдиләдән дүрт яшькә зуррак. Яшь талантларны киләчәктә бергә сәхнәдә дә күреп булыр, чөнки Әдилә дә җырчы карьерасын сайлаган. Ә менә туй белән яшьләр әллә ни ашыкмый. “Бу хакта планлаштырган юк әлегә. Һәр нәрсә үз вакыты белән килә. Иң мөһиме мин хәзер үлеп гашыйк һәм бик бәхетле”, - дип шатлыгын уртаклашты Мөнир. Ә Мөнир Рахмаевка гашыйк кызларга нишләргә дигән сорауга җырчы аптырабрак китте сыман. “Минем бәхетемә алар да сөенсен, алар да үз мәхәббәтләрен очратып бәхетле булсын. Артистның йөрәгендә тамашачысы өчен урын була аның. Мин алар өчен җырлаудан
туктамаячакмын!” – ди җырчы.

Татарстанның халык артисты, бөек җырчы, Хәйдәр Бигичевның хатыны Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева белән без аның бүгенге тормышы, улы, хәзерге җыр сәнгате хакында гәп куерттык.


“Тәгәрмәч эчендә бөтерелгән тиен кебек мин”
– Зөһрә ханым, соңгы елларда ничек яшисез, нинди яңалыклар, иҗат җимешләре белән сөендерәсез?
– Мин җыр белән генә чикләнеп калмыйм. Әлбәттә, җырлау – зур эш. Әмма мин күпкырлы эшчәнлек алып барам. Бөтендөнья татар конгрессы эшләрендә катнашам, Мәдәният министрлыгы йөкләмәләре белән Россиянең төрле төбәкләрендә очрашуларда булам. Болар барысы да зур көч, вакыт һәм күп нәрсәдән хәбәрдар булуны таләп итә.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы Нәфисә Хәйруллина эротик фотосессиясе белән тамашачыларын, фанатларын сөендерде. Бу хакта аның белән сөйләшеп алдык.
– Нәфисә, бу фотоларны кайда һәм кайчан ясаттыгыз?
– Бу хәл берничә ел элек булган иде. Төркиядә ял иткән вакытта.
– Бу ачык фотоларны күргәч сезне тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?
– Минемчә, бу фотоларның бернинди начарлыгы юк. Никтер безнең, татар халкының менталитеты шундый, күпләр моны кабул итә алмаска, аңламаска мөмкиннәр... Дөресен генә әйткәндә, минем кеше фикеренә бик исем дә китми. Мин үз тормышым белән, үзем теләгәнчә яши бирәм. Үземә артыкны рөхсәт тә итмим. Беренче курста укыган вакытта бер модель агентлыгы мине эшкә чакырган иде, зур акчалар тәкъдим иттеләр ул чакта. Ләкин анда шәрә көе фотога төшергә кирәген белгәч, баш тарттым.
– Ә якыннарыгыз ничек кабул итте фотоларны?

Роберт Ямгуров – бүтән планетадан төшкән кеше сыман. Башка яшь җырчыларның беренче сәхнәгә менүдән үк башлары йолдызлыктан әйләнсә, Роберт үзен бик тыныч тота, журналистлар белән аралашмаска тырыша, шәхси тормышын йөз йозак артында яшереп тота, аның бу дөнья ыгы-зыгысына карата үз фикере бар. Җырчы егетнең өйләнүен дә якыннарыннан башка берәү белми, хәтта. Ләкин махсус “Кәеф ничек?” газетасы өчен генә Роберт үзенең сер йомгагын сүтәргә ризалашты.