Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Ир-ат хыянәт итмәсен өчен нишләргә?
Психологлар санап чыгаруынча, ир-атлар туйдан соң өч ел узгач, хатын-кыз игътибарын читтән эзли башлый, ягъни хыянәт юлына басарга мөмкин икән. Әлбәттә, барлык ирләр дә рәттән хыянәт итә дигән сүз түгел әле бу. Шунысы бар: ирнең хыянәт итүенең сәбәбе – гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләренең начармы, яхшымы булуына да карамый. Ир белән хатын яратышып, тату һәм матур яшәсәләр дә, ир читкә каерырга мөмкин. Хыянәт итүче ирләрне психологлар берничә төркемгә бүлеп тасвирлый.

Кием – безнең икенче кат тиребез кебек. Тәнгә ятышлы булган уңайлы киемне бер дә салмыйча киюебез, ә кысып, кычыттырып торганнарын, уңайсызларын шкафның иң ерак почмагында саклавыбыз шуңа дәлил.
Борынгылар юкка гына тәнгә уңайлы, иркен һәм һава торышына карап тиешле калынлыктагы кием кимәгән. Натураль тукымадан тегелгән, күкрәкне, сулышны кысмый торган киң кисемле, озын итәкле күлмәкләр, челтәрләп бәйләнгән детальләр, эш­ләгәндә кия торган җылы җиңсезләр – барысы да тән дөрес суласын, кан әйләнеше бозылмасын өчен уйланылган. Киемнең тәнгә сыланып тормыйча, ике арада һава калуы да тәннең җылысын саклау өчен каралган. Хәзерге вакытта модада булган кысып торган джинс чалбарлар, синтетик материалдан тегелгән сыланып торган күлмәкләр сәламәтлек өчен файдалы кием түгел. 

Карбыз һәм виноград сезонында ашап кына түгел, биткә төрле файдалы матурлык чаралары да эшләп калырга өлгерегез. Карбыз һәм виноград каротин, фолий кислотасы, пектин, углеводлар, калий тозларына бай. Болар барысы да хатын-кызның гүзәллеге өчен кирәк.

“Карт кыз” дигән тамга сугылса да, яше 30дан, бигрәк тә 40тан артып киткән булса да, хатын-кыз үзенең шәхси тормышын җайлау, кияүгә чыгу мөмкинлеген югалтмый. Ничә яшь булса да, хатын-кыз гүзәл һәм көчсез зат булып кала ул. Моның өчен бары тик кияүгә чыгу теләге булу һәм кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур:

Оригиналь француз толымы
Күләмле, кабарып торган француз толымы бик матур һәм оригиналь күренә. Гади француз толымын үрү тәртибеннән ул бик аз гына аерыла. Әлеге толым да баш түбәсендә гади өчле үрү белән башланып, ике кырыйдан бертөрлерәк калынлыкта чәч тотамнарын кушып үрүдән гыйбарәт. Ләкин әлеге толым эчке якка таба үрелә, ягъни ике кырыйдан да алына торган нечкә чәч тотамнары артка таба куелып бара. Чәч толымы калкып һәм нык торсын өчен, чәч төпләрен шпилькалар белән беркетеп куярга да була.

1. Бәйләнгән пәлтә
2. 70 нче еллар стилендәге тренч
3. Бәйләнгән һәм трикотаж күлмәкләр
4. Киң балаклы чалбар.
5. Глэм-рок стилендәге күн куртка
6. Ирләр стилендәге костюм
7. Ботаник принтлы миди һәм макси итәк
8. Тыгыз тукымадан тегелгән минимализм стилендәге күлмәк
9. Катлаулы драпировкалы топ
10. Кыскартылган чалбар
11. Этно акцент белән эшләнгән зур булмаган күн сумка
12. Ирләр стилендәге ботинкалар
13. Эре һәм аз эшкәртелгән ташлардан ясалган бизәнгечләр
14. Ачык төсле, платформалы аяк киеме
15. Яулык һәм косынка