|
|
Руслан Нигъмәтуллин: “Чаллыда мин беренче 93 сумымны эшләдем”
Клуб җитәкчелеге аны тәртипсезлектә гаепли
Кытайда 26 нчы җәйге бөтендөнья студентлар бәйгесе тәмамланды. Димәк, хәзер Универсиада факелы Казанга юл тотачак. 2013 елда нәкъ менә безнең башкала өстендә халыкара ярышның уты кабызыла дигән сүз бу.
Ниһаять, хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры тирәсендә билгесезлек томаны таралды. Казан “Ак Барс” командасы тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов Россия җыелма хоккей командасының баш тренеры булды.
Ир-егетләрнең матур традицияләрен дәвам иттереп, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубы да Россия чемпионы исемен яулады. Хәзер Казанны илдә спорт башкаласы дип кенә түгел, ә волейбол башкаласы дип әйтергә дә тулы хокукыбыз бар. Чыннан да, республика җитәкчелеге тарафыннан шәһәрдә бу спорт төрен үстерү өчен соңгы елларда бик зур эш башкарылды.
Өченче ел рәттән Казан волейболчылары мактау пьедесталының иң югары баскычында! Дөресен генә әйткәндә, командаларыбыз чемпион исемен шулкадәр еш яулый башлады ки, хәзер титуллар артык эмоцияләр дә, тәүге җиңү вакытында кичергән хисләрне дә уятмый кебек. Юк, һич кенә дә “Зенит”ның мондый дәрәҗәгә ирешүе мактауга лаек түгел дип әйтеп булмый. Ләкин ул җанатарларның күңел түрендә “беренче” яки “кадерле” сүзләре урынына күбрәк “чираттагы” титул исемен йөртәдер. |
||||
|
|||||