Лента статей Кәеф ничек? http://www.kaefnichek.ru/ Последние 10 статей в татарской газете Кәеф ничек? (kaefnichek.ru) ru http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2371 http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2371 Thu, 02 Feb 12 13:54:11 +0300 Миңа урысның катнашы юк! Русиянең премьер министры В.Путин җиңел генә миннән урыс татары ясамакчы. Урысның миңа нинди катнашы булсын ди, әткәй-әнкәй дә, әби-бабаларым да татар булган ич минем, димәк, мин дә чып-чын татар. Киләчәктә мине урыс татары дип атау, шәхесемне мыскыл итү кебек кабул ителер иде. Путинның телевизордан милләтара мөнәсәбәтләргә бәйләп әйткән шул фикерен ишетүгә үк, нигәдер бала йоннарым кабарып чыкты. Гасырлардан-гасырларга нәселдән-нәселгә күчеп килгән генетик хәтерем миләтемне урыс белән бәйләргә маташуны бик авыр кабул иткәндер, күрәсең.

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/1/2370 http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/1/2370 Thu, 02 Feb 12 13:43:38 +0300 "Кәеф ничек?" – яңа карашлы газета! “Кәеф ничек?” – яңа карашлы газета!

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2369 http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2369 Thu, 02 Feb 12 13:42:14 +0300 72 яшемдә беренче тапкыр гашыйк булдым Беренче никахым туганнарга үч итүдән булды. Алар мине 24 яшемдә үк карт кызлар рәтенә кертә башладылар. Имештер, мин япа-ялгыз калган: ирем дә, балаларым да булмаячак. Үзем дә аптырап кала торганнардан түгел, институтта мине ошатып йөргән бер егеткә кияүгә чыктым да куйдым. Иремне яратмасам да, ул мине яратты диеп беләм. Сүземә каршы килмәде, кыерсытмады, үзенә буйсындырырга уйламады. Теләгәнемне эшләдем, барасы җиремә бардым, кайтасы җиремнән кайттым дигәндәй...Улыбызга 3 яшь тулган иде, ирем авариягә очрап, умыртка сөяген сындырды. Хәрәкәтсез, телсез-авызсыз калды. Больницадан өйгә кайта алмады.

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2368 http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2368 Thu, 02 Feb 12 13:39:03 +0300 Балтач районында кар кешесе яши(!) Кешелек күп еллар буе кар кешесен күрергә, аның серенә төшенергә, эзенә төшәргә тырыша. Кар кешесен эзләүчеләрнең аягы басмаган урман да калмагандыр мөгаен һәм кар кешесенең чынлап та булуы күпмедер дәрәҗәдә расланган хәл дияргә дә була. Күптән түген кар кешесен Ингушетиядә күрүчеләр булган. Ә моннан ике ай элек кар кешесе Татарстанга терәлеп торган Киров өлкәсенә килеп чыккан. Әлеге затны күрүчеләр аның ике метр озынлыкта, тәне йон белән капланган, зур авызлы һәм янып торган кызыл күзле булуын сөйлиләр. Кыяфәте куркыныч булса да, кешеләргә аның зыяны тимәгән. Ә Татарстанда кар кешесе бармы, безнең урманнарда да кар кешесен очратырга мөмкинме икән? Бу хакта «Кәеф ничек?» газетасы хәбәрчесе криптозоолог, «Казань-Космопоиск» төркеме хезмәткәре, галим Герман Машковтан сораштырды.

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/7/2367 http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/7/2367 Thu, 02 Feb 12 13:28:02 +0300 Рәшит Шамкай: “Ике дәваланмый торган авыруым бар” Мин матурмы? Юк, әлбәттә.
Ләкин миңа никтер карыйлар.
Бала-чага чыр-чу килеп
Арттан калмый,
Автограф миннән даулыйлар.
Мин бер шыксыз чабата каш..., - дип үзе турында яза бүгенге әңгәмәдәшем артист Рәшит Шамкай.

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2366 http://www.kaefnichek.ru/post/view/276/16/2366 Thu, 02 Feb 12 13:24:49 +0300 Гап-гади уйлану Интернеттан Татарстан яңалыкларын карап утырганда күзем төште – берничә сайт, зур итеп Казан шәһәре мэрының, җәяүләп берничә Казан урамын карап йөргәнен язганнар. Баксаң, бу аның беренче кат кына йөрүе дә түгел икән...Исем китте. Юк инде, Казан мэрына түгел, журналистларга. Соң, малайларын, шәһәр җитәкчесе, үзе җитәкләгән шәһәрне карап, аның 3-4 урамын җәяүләп үтүе яңалык мени ул? Әнә бит, чит илләрдә, фәлән илнең премьеры- министры эшкә велосипед белән бара икән, ә фәлән илнеке кайчак җәяү генә дә килгәли ди...Моны берәү дә яңалык дип кабул итми (бездән башка, әлбәттә), артларыннан өши-өши журналистлар чабып йөрми, эреле-ваклы “нәчәлник”ләр дип “дер” калтырап төшми. Чөнки бу – табигый хәл. Ул шулай булырга тиеш тә. Татарларга ярты җир шарын яулап алып биргән Чыңгыз хан, үзенең Ясасында (законнар җыелмасы дип укы), ханнар биләр һәм чорның башка “нәчәлник”ләренә гади халыктан койма белән бүленүне дә тыйган булган.

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/1/2363 http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/1/2363 Thu, 26 Jan 12 15:42:11 +0300 "Кәеф ничек?" — яңа карашлы газета! “Кәеф ничек?” — яңа карашлы газета!

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/4/2362 http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/4/2362 Thu, 26 Jan 12 15:41:11 +0300 “Ярдәм итегез, үләбез!” 15 гыйнварда Казанда коточкыч хәл булды. Пычак тоткан яшь егет дүрт кешелек компаниягә һөҗүм итә. Аның нәтиҗәсендә ике кеше урында ук һәлак була. Соңрак полиция участогындагы сорау алу вакытында яшьләргә һөҗүм иткән егет шул рәвешле элек йөргән кызы Екатеринадан үч алырга теләвен әйткән. Егетнең төп максаты – әлеге туташны үтерү булган. Ләкин Катя исән кала. Бу вакыйгадан соң ике япь-яшь егет белән кызны – Алия белән Булатны җирләргә туры килә.

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/16/2361 http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/16/2361 Thu, 26 Jan 12 15:39:46 +0300 Кредитомания – куркыныч чир! «Кәеф ничек?» биргән сорауларга психотерапевт Рамил Гарифуллин җавап бирә.
– Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча җир йөзендәге һәр өченче кеше кредит түли. Кредитомания чирме, әллә кирәк булганнан гына килеп чыккан күренешме?
– Бу кемнең һәм нинди максат белән кредит алуыннан тора. Кешеләрне ике төргә бүләләр. Беренчесе – кредит алу чыннан да бик кирәк булган кешеләр. Алар яңа фатир алырга, туй үткәрергә яки машиналарын яхшыракка алыштырырга уйлаган аек акыллы кешеләр. Кредит алганчы алар айлык керемнәрен исәпләп, күпме түләп бара алачакларын ачыклыйлар. Шуннан соң гына банкка барып кредит рәсмиләштерәләр. Икенче төр кешеләр җавапсыз булулары белән аерылып тора. Алар кредитны түли алганда түлиләр, түли алмаганда – юк. Ни өчен кредитны түләмисез дигән сорауга алар акча юк, дип кенә җавап бирәләр. Алар өчен бу ышандыра торган дәлил булып тоела. Шулай итеп икенче төр кешеләр бурычка батканнарын сизми дә калалар.
– Психологлар соңгы вакытта кредитомания чире турында сөйлиләр. Аның симптомнары нинди?

]]>
http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/7/2360 http://www.kaefnichek.ru/post/view/275/7/2360 Thu, 26 Jan 12 15:38:00 +0300 Илназ Минвәлиев: “Безнең гаиләдә һәр кешенең үз эше бар” Җырчының олы улы туганда ук авыр синдром белән дөньяга килгән
Илназ Минвәлиевнең бик бай кеше икәнен күпләр белә - 30 яшьлек җырчы бердигән 3 ул үстерә. Ул аларны чын ир-атларча тәрбияли: спорт белән кызыксындыра, эшкә күнектерә, баянда уйнарга өйрәтә...
Җырчы редакциягә кунакка килгән иде. Без аның белән чәй артында утырып байтак серләштек. Шушы арада аның никадәр көчле шәхес икәнен аңларга җитештем. Даун синдромлы баланы тәрбияләү – үзе бер баһадирлык(!)

]]>