Шушы көннәрдә “Кәеф ничек?” газетасына дүрт яшь тулды. Бик яшь әле без. Хәтта ки, кечкенә. Шулай да безне яратып укучыларыбыз җитәрлек, Аллага шөкер. Баштарак шоу-бизнес өлкәсен яктыртуга гына нигезләнгән газета бүген һәркемне кызыктырырлык тулы җанлы басмага әйләнде. Биредә файдалы киңәшләр дә, гыйбрәтле язмышлар да, актуаль яңалыклар да табарга була, дингә, укучыларыбыз хатларына, төрле конкурсларга зур игътибар бирелә, танылган шәхесләребез белән кызыклы әңгәмәләр урын ала. Ә иң мөһиме, без үз йөзебезгә тугры калабыз: “Кәеф ничек?” кәефне күтәрүче газета! Тормыш җиңел түгел, көн саен диярлек проблемалар чыгып тора, шуңа күрә газетабыз авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ә инде без, редакция коллективы, бу максатны тормышка ашырыр өчен бөтен көчебезне куябыз. Әйтик, Кама Тамагы кызы Айгөл Җәләлова газета өчен яңалыклар туплый, психолог киңәшләрен сезгә җиткерә, хатын-кызларга, гаиләгә, сәламәтлеккә багышланган рубрикаларны алып бара. Айгөлнең бөтен вакыйгаларга үз карашы бар һәм ул аны ипләп кенә үз язмаларында әйтеп килә. Театрларга, фестивальләргә йөрү, абруйлы шәхесләребез белән аралашу да аның эше. Саба егете Нияз Рахман исә бер көндә ике газета бите тутырырга сәләтле. Ул да яңалыклар туплый, криминал битен әзерли һәм бер генә спорт чарасын да калдырмый. Мөһим матчлар вакытында хәтта сакалын да кырмый йөри.
Авыл хезмәтчәннәре эшен яктыртучы, якын-тирә районнарның бөтен бакчачылары хакында язып бетерүче Фәния Лотфуллинаны да яратып өлгергәнсездер. Әтнә кызы “Кәеф ничек?”тә әле ярты ел гына эшләсә дә, озын-озын мәкаләләре белән тиз арада газетаның үз кешесенә әйләнде.
“Кайнар табадан”, “Тамчыдан күл җыела” рубрикаларын алып баручы Азнакай кызы Эльвира Махиянова әле тагын 15нче битне ясый, “Исемдә калганнар” рубрикасына артистлардан кызык хәлләр җыя. Йолдызларга карап фараз ясаучы да ул. Йолдызнамәгездә язылганнар туры килмәсә, Эльвирага мөрәҗәгать итеп карый аласыз.
Мөслимнән Гөлназ Шәмси атлы журналистыбыз редакциядә утырып эшләми. Ләкин сан саен диярлек үтә дә оригинал мәкаләләре чыгып тора. Әллә нинди кызык кешеләр таба, әллә нинди җирләргә барып чыга ул Гөлназ.
Сәяхәт итәргә яратучы тагын ике хәбәрчебез бар әле безнең. Гөлназ Галимҗанова белән Рәмилә Газизуллина татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә булдылар, хәтта Украина белән Казахстанга кадәр барып җиттеләр. Алып кайткан язмаларын “Сибелгән татар” рубрикасында даими укып барасыз. Әле университетны быел гына тәмамлауларына карамастан, аларны күп җирдә инде тулы канлы журналист буларак беләләр, таныйлар.
Ветераннар турында язучы Альбина Газизуллина, Харис абый Закиров, дин темасын яктыртучы Әдилә Гайнетдинова, йөзенче дистәне ваклап килүче, шулай да “мобильный”дан да көчкә табып була торган сугыш ветераны Маннур ага Саттаров та безнең якын дусларыбыз.
Татарстанның иң билгеле сканвордчылары Зөфәр абый Хисамов белән Фаил Гаязов безгә дә өлеш чыгаралар. Аларның сүз байлыгына шаккатасың. Рус газеталары өчен сканвордларны нигездә компьютер ясый, ә бездә – компьютердан бер дә ким булмаган Зөфәр абый белән Фаил. Рәхмәт аларга.
Газета язучылардан гына тормый. Сезнең йортларга килеп кергәнче әллә күпме кул аша уза әле ул. Казан кызы Алсу Фәйзрахманова дизайн һәм верстка эше белән мәшгуль. Җиңел эш түгел ул. Мөхәррирнең “менә бу мәкаләне сыйдыр инде”, “шушының белән тутыр инде” дигән биремнәрен ничек үтидер, анысы безгә сер, ләкин бар язмалар, фотолар да үз урынын барыбер таба.
Газета белән җитәкчелекне исә директорыбыз Таһир Хамматов алып бара Таһир Нураный улы безгә иҗат белән генә шөгыльләнергә мөмкинлек биреп, бөтен оештыру эшләрен үз җилкәсендә тарта. Һәр язылучыбызга DVD-дискларны ясату, тарату да аның идеясе һәм эше.
Ә инде мөхәррирлек итү белән Данил Сәфәровтан соң бүгенге көнгә кадәр мин, Эльвира Гарипова (монысы кыз чагындагы фамилия иде, хәзер паспортта Гыйльметдинова) шөгыльләндем. Башкортстанда туып-үссәм дә, 3 ел дәвамында Казанны да, “Кәеф ничек?”не дә, укучыларны да яратып өлгердем. Коллектив белән бергә яңа карашлы, позитив газета чыгарырга тырыштык. Миңа калса, бу максатка әкренләп ирешеп киләбез кебек. “Кәеф ничек?” диюгә, чынлап та, якты матур күңелләрне күтәрә торган газета күз алдына килә.
Шулай да тормыш бер урында гына тормый. Бүгеннән “Кәеф ничек?”кә яңа мөхәррир билгеләнәчәк. Аның фамилиясе дә күпләргә таныш. Озакламый сез дә белерсез аны. Яңа мөхәррир газетаны тагын да баетып җибәрер дип ышанам. Чөнки “Кәеф ничек?” бүген үсеш кичерә. Әле башкарасы эшләр бик күп. Укучыларыбыз рәхмәтен ишетеп, озын-озак гомер кичерергә язсын аңа! Ә мин исә сезнең белән саубуллашмыйм. Журналистика казанының икенче бер урынында кайнавымны дәвам итәчәкмен.




