Редакциябездә тагын кунаклар булып китте. Әле ниндиләре диген: “Кәеф ничек?”кә язылып, лотерея уенында катнашкан һәм машина оту бәхетенә ия булган Сабирьяновлар гаиләсе.
Ут күршебез — Башкортстан якларыннан ерак араларны якын итеп, үткән чәршәмбедә алар машинаны алып китәргә дип башкалабыз Казанга килде. Хәер, килделәр генә дию дөрес булмас, бер кочак күчтәнәчләр төяп, безне сый-нигъмәтләрдән авыз иттерергә дип тә юл тоткан алар Казанга. Иртәнге унда шау-гөр килеп тә керделәр редакциябезгә. Ә без нәрсә, килеп керүгә үк сораулар белән күмдек үзләрен: “Кәеф ничек?”не күптән алдырасызмы, машина оту турында кайдан ишеттегез, бу хәбәргә тәмам ышанып беттегезме һ.б.ш.
—“Кәеф ничек?”не икенче ел алдырабыз инде. Аңа беренче тапкыр язылубыз да кызык кына булды. Почта ташучы кереп, безгә берничә газет турында сөйләп бирде. Арада “Кәеф ничек?” дигән газета үзенең гадәти булмаган исеме белән әллә ничек кенә безне үзенә әсир итте. Озак уйламадык, язылдык һәм моңа һич тә үкенмибез. Газета үзенең халыкчанлыгы, кызыклы һәм мавыктыргыч язма-мәкаләләре белән күңелгә үтеп керде. Һәр санын түземсезлек белән көтеп ала торган булдык. Ә инде лотерея уйнату турында хәбәр ителгәч, анкетаны тутырып редакциягә юлладык. Узган ел бу бәхет безне читләтеп үткән иде, бик үк ышанып бетмәсәк тә, быелгысыннан өметне өзмәдек тагын, — дип сөйләп китте гаилә башлыгы Дамир Сабирьянов.
Ә менә машина уйнатылган көнне турыдан-туры тапшыруны телевизордан карый алмаганнар. “Яңа гасыр” каналында “Кәеф ничек?” тапшыруы башлангач та, арага Актаныш районы телевидениесе килеп кергән. Карый алмаганга нәүмиз булып утырганда, күрше авылдан бер туганнары шалтыраткан һәм сөенче алган. “Баштарак ышанасы килмәде, әлбәттә, —ди Дамирның җәмәгате Римма ханым. — Бер-бер артлы телефоннан шалтыратып котлый башлагач, ул гына да түгел, тапшыруның язмасын кабат карагач һәм редакциянең үзеннән шалтыратып хәбәр иткәч кенә, моңа ышана башладык.
Ә моңарчы лотерея уенында берәр бүләк оту түгел, хәтта ки уйнап та караганнары булмаган аларның. Әлегә кадәр машиналары да булмаган. «Алу хыялы бар иде, тик әлегә ул хыял гына булып кала бирде», - диләр. Беренчедән, заманалары кырысланып китте һәм хезмәт кешесенең, бигрәк тә авылдагысының билен кысыбрак бәйләргә мәҗбүр итте. Икенчедән, Башкортстанның Краснокама районы Яңа Каенлык авылында гомер кичерүче Сабирьяновлар гаиләсендә биш бала үсә. Дөрес, 21 яшьлек кызлары былтыр кияүгә чыгып, үз гаиләсен корган. Ә өйдә тагын ике кыз, ике малай үсә. Олысына 19, төпчекләренә 3 яшь. Дамир үзе авыл балалар бакчасында слесарь булып эшләсә, Римма ханым хуҗабикә булып өйдә утыра. Гаилә башлыгының моңа кадәр машина руле артына утырып караганы булмаган, “правасы” да юк. Машина оту турындагы хәбәр килеп ирешкәч тә улы белән икәүләшеп шоферлар курсына язылганнар, Яңа елга таныклык алырга исәпләре.
Шунысы кызык, “Кәеф ничек?” үткәргән соңгы ике лотерея уенында машина моңарчы машинасы да, правасы да булмаган кешеләргә эләгә.
Башта кунакларыбыз белән редакциябездә чәй табыны артында гәп куерттык. Кунак итеп “Татар радиосы” ди-джие, юмор остасы Әбри Хәбрине чакырган идек. Кунакларыбыз аны телевизор экраннары аша белә һәм таный икән. Шуңа күрә аның белән бер табын артында сөйләшеп утыру, “тере” Әбрине якыннан күрү бер сюрприз булды. Ул гына да түгел, Әбри аларга машина ачкычларын тапшыру кебек куанычлы мизгелләр вакытында да катнашты. Машина йөртү буенча азмы-күпме тәҗрибәсе булган Әбри аларга үзенең профессиональ осталык дәресләрен дә бирде.
Шулай итеп “Кәеф ничек?”нең затлы бүләге бу юлы Татарстан чикләрен үтеп чыгып, Башкортстан якларына юл алды. Саубуллашыр алдыннан бәхетле бүләк иясе булган Дамир әфәнде шатлыклы хәбәр җиткерде. Аларның машина отуын ишеткән Яңа Каенлык халкы һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, шушы көннәрдә ябырылып “Кәеф ничек?”кә язылган. “Өметсез — шайтан” диләрме әле, кем белә, киләчәктә бәлки бәхет аларга да елмаер. Чөнки без алга таба да шундый сюрпризлар белән үзебезнең яраткан укучыларыбызны сөендерергә дигән нияттә торабыз. Бездән сезгә теләк шул: язылыгыз, укыгыз һәм отыгыз!




