Әй язмыш, язмыш... “Әти ялгышы өчен мин түләдем...”
Игезәкләр — безнең бизәкләр Конкурс дәвам итә
Телевидение каналы аша “Кәеф ничек?” хит-парадында укучыларыбыз арасында редакциябез бүләген — ВАЗ-2105 автомобилен уйнатып, аның җиңүчесе билгеле булып, бер ай да үтмәде, без затлы бүләгебезне бәхетле отыш ияләренә тапшырдык. Исегезгә төшереп үтәбез: машинабыз бу юлы Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Равидә Низамовага чыккан иде. Бәхетле отыш иясе мәгълүм булгач та, без, бу турыда хәбәр бирү өчен, җиңүчегә шалтыратып сөенче аласы иттек. Тик, ни хикмәт, Равидә ханым анкетага телефон номерын куймаган булып чыкты. Онытканмы, әллә үзенең куясы килмәгәнме, хәер, анысы әлләни мөһим дә түгел инде. Ә шулай да сөенче алу теләге көчле булгач, телефон номерын эзләргә керештек. Интернет аша Шланга авылының бер телефонын табып алдык, ул мәктәп телефоны иде. Шалтыратып, үзебезнең кем икәнне, ни өчен борчуыбызны әйткәч, бик тиз табып бирделәр Равидә ханымның кесә телефонын. Чөнки ул үзе үк шул мәктәптә хуҗалык эшләрендә эшли булып чыкты. Ә инде үзе белән элемтәгә кергәч, аның әле һаман бу сөенечле хәбәргә ышанып бетә алмавын, каушавын тойдык. Тәбрикләп, бездән чакыру көтәргә икәнен әйткәч, тиздән очрашу турында сөйләшкәч, телефоннарыбызны куйдык.
Шушы көннәрдә “Кәеф ничек?” газетасына дүрт яшь тулды. Бик яшь әле без. Хәтта ки, кечкенә. Шулай да безне яратып укучыларыбыз җитәрлек, Аллага шөкер. Баштарак шоу-бизнес өлкәсен яктыртуга гына нигезләнгән газета бүген һәркемне кызыктырырлык тулы җанлы басмага әйләнде. Биредә файдалы киңәшләр дә, гыйбрәтле язмышлар да, актуаль яңалыклар да табарга була, дингә, укучыларыбыз хатларына, төрле конкурсларга зур игътибар бирелә, танылган шәхесләребез белән кызыклы әңгәмәләр урын ала. Ә иң мөһиме, без үз йөзебезгә тугры калабыз: “Кәеф ничек?” кәефне күтәрүче газета!