Россиянең юстиция министрлыгы түрәләрне әхлак кануннарыннан чыкмаска өйрәтә башларга җыена. Министрлык тарафыннан түрәләргә үз эшләрен башкарганда әхлак кысаларыннан чыкмаска ярдәм итүче махсус комиссиянең эш тәртибе эшләнелде. Хәзер хезмәти этиканы бозучыларны “келәмгә чакырырга” һәм аларны кискен тикшерергә мөмкиннәр.
Коррупциягә каршы көрәш законына бәйле рәвештә, мондый комиссияләр һәрбер ведомствода барлыкка килергә тиеш. Моннан тыш, әле түрәләрнең хезмәти тотышының типовой кодексы да эшләнергә тиеш. Әгәр дә бу документ гамәлгә керә икән, түрәләрнең һәртөрле вазифаи хокук бозулары аның карьерасына нокта куярга мөмкин. Ә инде түрә кагыйдәләр кысаларыннан чыкканмы-юкмы һәм ул бу вазифасында калырга тиешме-юкмы икәнен әнә шул махсус комиссияләр хәл итәчәк тә инде.
Кодекс аппарат хезмәткәрләрен ягымлы булырга, тавыш күтәрмәскә, тупас булмаска һәм кешеләр белән аралашканда уңай мөгамәлә тудырырга мәҗбүр итәчәк. Түрә хәтта аңа мөрәҗәгать иткән усал шикаятьчеләрне дә тыныч кына тыңлый белергә тиеш булачак. Әгәр инде кем дә булса аңа бүләкләр тәкъдим итә икән, ул аннан баш тартырга тиеш. Моннан соң ниндидер яхшылыгың өчен бүләк алу әдәпле күренеш булып санала алмый инде. Шулай ук начальникны “келәмгә чакыру” өчен аның “Канар утрауларына семинарга барулары” да сәбәп булырга мөмкин. Хәтта ки банктан түбән ставкаларга кредит алуың да тикшерү өчен әйбәт җирлек була ала. Хәер, мондый мисалларны шактый китерергә булыр иде.
Әлеге комиссияләр шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын көйләүче буларак та хезмәт итәчәк. Бу бигрәк тә дәүләтнекен үзенеке белән бутаган түрәләргә нык кагылачак. Ни кызганыч, бүген мондый бутаулар бик күп шул әлегә. Тик моны ачыклау – шактый четерекле эш. Чөнки мондый түрәләрне кулыннан тоту һәрвакытта да барып чыкмый. Хәер, элек андыйларны тоту буенча әлләни артык шөгыльлләнмәделәр дә бугай. Махсус комиссияләр төзелгәч, моңа чик куелыр кебек. Әгәр инде хәзер берәр министрның улы, әтисенең министрлыгы структурасында эшләп, бер-бер артлы әйбәт контрактларга ия була икән, хәзер бу турыда кемгә мөрәҗәгать итәргә икәне билгеле булачак
Шулай ук әлеге комиссиягә отставкага чыккан, ә яңа эш урыны элеккесе белән кисешкән түрәләр дә мөрәҗәгать итәчәк. Әйтик, элек бу түрә ниндидер банкның эшчәнлегендә катнашкан булса, хәзер аңа башка банкта дәрәҗәлерәк эш тәкъдим иткәннәр, ди. Бер яктан караганда, финансистларны аның тәҗрибәсе кызыксындыра кебек. Әмма, икенче яктан, бу шактый шикле дә булырга мөмкин. Әйтик, ул бу вазифаны ниндидер преференцияләр өчен алмаганмы? Бу очракта ул коррупциягә бик нык охшаган булырга мөмкин.
Менә шуңа күрә дә ел саен милке һәм керемнәре турында декларация тутырырга тиешле түрәләргә отставкадан соң эшкә урнашканда кайбер чикләүләр кертелә. Алар, яңа эш урыны элеккесе белән кисешкән очракта, комиссиядән рөхсәт сорарга тиешләр. Мондый шартлар ике ел буе дәвам итәчәк.
Әгәр инде экс-түрә комиссиягә мөрәҗәгать итмичә генә үзенең элекке эш урыны белән кисешә торган өлкәгә тәвәккәлләп эшкә урнаша икән, аңа җитди каршылыклар белән очрашырга туры киләчәк. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен, аны җаваплылыкка тартырга, ә яңа эш урынындагы керемнәре дәүләт файдасына күчәргә мөмкин.
Комиссия утырышлары эше каралучы дәүләт хезмәткәре катнашында үткәрелергә тиеш. Әгәр ул анда килмәсә, комиссия эше кичектерелә. Әгәр инде ул анда икенче тапкыр да килми калса, комиссия аннан башка гына аның эшен караячак. Комиссия эшендә катнашучылар һәм аның әгъзалары мондый тикшерүләр турында сер сакларга тиешләр. Комиссиянең карарлары Юстиция министрлыгына тәкъдим рәвешендә генә кабул ителә. Әгәр инде түрәнең Административ хокук бозулар турындагы кодекс яки җинаятьләр турындагы закон кысаларыннан чыгуы турында нәтиҗә чыгарылса, материаллар хокук саклау органнарына җибәреләчәк.
Шулай итеп, дәүләт түрә¬ләрне әдәп кагыйдәләренә өйрәтергә алынмакчы. Сүз дә юк, бу бик тә катлаулы эш булачак. Чөнки Россия түрәсенең менталитеты турында бөтен дөньяда шаккатып сөйлиләр. “Карга күзен карга чукымаган” кебек, бездә төрле рангтагы түрәләрне әдәп кагыйдәләренә өйрәтергә алыну суга сәнәк белән язуга тиң булмагае. Ришвәтчелеккә каршы бездә гасырлар буе көрәшәләр инде. Тик файдасы гына күренми. Ришвәтне бирү дә, алу да дәвам итә. Күрәсең, безнең дәүләт аның тамырына балта чабуның рецептларын белеп бетерми бугай. Менә бу комиссиянең дә эшчәнлеге нәтиҗәле булыр дигәненә ышанып бетәсе килми. Кәгазьдә генә шулай матур булып калмагае ул.
Ф.НУРМӨХӘММӘТОВ.
(“Российская газета”
материаллары буенча)




