Дмитрий Медведев фикеренчә, Федерация субъектларында субъект башлыкларын ничек атау турында карарлар кабул ителергә тиеш. “Моны төбәкләр үзләре хәл итәргә тиештер”, — диде Президент “Россия” телеканалына биргән интервьюсында.
“Кавказның кайбер төбәкләре һәм башкалар Федерация субъектлары башлыклары вазифасының исемен үзгәртү турындагы тәкъдим белән чыкты. Гомумән алганда, вазифа атамалары төрле булырга мөмкин. Әмма, икенче яктан, алар шау-шу куптарырга, аңлашылмаучылыклар китереп чыгарырга тиеш түгел”, — диде ул. Һәм болай дип өстәде: “Шунлыктан, әгәр безнең губернаторлар, президентлар мондый инициативалар белән чыга һәм шундый мәсьәлә туа икән, минем фикеремчә, аның тикшерелүе дә мөмкин һәм законны да үзгәртеп булачак”.
Шуның белән бергә ул Федерация субъектлары җитәкчеләре үзләре инициатива күрсәтергә тиеш, дип ассызыклады.
“Шунлыктан биредә әлеге инициативага карарга кирәк. Әгәр субъектлар үзләре моңа әзер булса, мин моңа, әлбәттә инде, каршы чыкмаячакмын”, — диде Президент.
Татарстан Республикасына килгәндә, 20 августта Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика парламенты депутатлары югары вазифаи затның исемен алыштыру хакына Конституцияне үзгәртмәстер, дип белдергән иде.




