Сабый бала дөньяга аваз салгач та, әти-әнисе аңа: “Бәхетле бул, балам!” – дип теләк тели. Әйе, чыннан да, һәр әти-әни дә үз баласының бәхетле булып үсүен һәм яшәвен тели. Әмма бу дөнья кеше теләгәнчә генә бармый шул. Арабызда газиз балаларыннан ваз кичкән, аларны үз теләкләре белән язмыш кочагына ташлап калдырган ата-аналар да бар шул әле.
Шундый адымга барсалар да, ни хикмәт, бездә андый ата-аналарга әллә ни җәза биргәннәре юк. Шуңа да көннән-көн ятимнәр саны арта. Аллага шөкер, җөмһүриятебездә аларны сыендырырлык, аларга җылылык, наз бирүче балалар йортлары, интернатлар бар. Районнарда йөрүче хәбәрче буларак, шундый йортларның берсе белән танышып кайттым. Бүгенге язмам Яшел Үзән районы Норлат авылындагы ятим балалар йортында тәрбияләнүче балалар язмышы һәм аларны бүгенге тормышка аяк бастыручы тәрбиячеләрнең, балалар йорты хезмәткәрләренең тормышы турында булачак.
Яшел Үзән районы Норлат авылындагы ятим балалар йортына 1942 елның кышында камалышта калган Ленинградтан эвакуацияләнгән балаларны китерәләр. Шактый гына хәлле яшәгән, сугышка китеп һәлак булган Сафа аганың йорты буш торган була. Авыл халкы, киңәшләшеп, бу балаларны шунда урнаштыра. Бу эшне үзе дә камалышта калып, Ленинградтан туган авылы Норлатка кайтырга мәҗбүр булган Бикбова Камал Гали кызы оештырып йөри. Шул көннән алып, лаеклы ялга чыкканчы, әлеге балалар йортында тәрбияче булып эшли ул. Гомеренең 50 елын ятим балаларны тәрбияләүгә багышлый. Сугыш вакытында күченеп килгән балалар биредә яши башлыйлар. Зуррак балалар кечерәкләрне тәрбияләүдә һәм авыл эшләрендә, урак уруда булышалар.
Бүген исә бу йортта сугыш ятимнәре түгел, ә күбесе әти-әниле ятимнәр яши. Биредә тәрбияләнүче 90 баланың җитмеше – социаль ятимнәр. Әти-әниләре баш тарткан балалар тәрбияләнә монда.
2004 елны биредә яңа бина ачылганнан соң, балаларны 3 яшьтән алып балигъ булганчы, ягъни 18 яшен тутырганчы, әлеге йортта тәрбиялиләр. Алар биредә 11 нче сыйныфны тәмамлап чыкканчы бергә, бер гаилә булып, бер-берсенә булышып яшиләр. Димәк, һәрберсенең әнисе дә, апа-абыйсы да, эне-сеңелләре дә бар дигән сүз. Туганнар дигәннән, әлеге балалар йортында бер гаиләдән булган балалар монда да бер гаилә булып, аерым бүлмәләргә урнашып, туганнары белән бергә яшиләр.
Шундыйлардан Яшел Үзән районы Киериево авылыннан китерелгән биш балалы Әхмәдуллиннар гаиләсе: Альмира, Рамилә, Лилия, Гөлия, Раил – әти-әниләре тарафыннан ташланган булсалар да, әлеге балалар йортында иң сәләтлеләрдән санала. Алар үзләренә генә түгел, биредә тәрбияләнүче башка балаларга да һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Булганлыклары, тырышлыклары өчен узган кышны Кыш бабай яши торган “Великий Устюг” шәһәрендә – кыш бабай резиденциясендә булып кайтканнар.
Бүгенге көндә шушы балалар йортын җитәкләүче Рәхмәтуллин Дамир Кәбир улы бөтен җанын биредә тәрбияләнүче балаларга бирергә тырыша. Ул, бирегә килгәч, күп нәрсәне үзгәрткән, ир балалар өчен яңа түгәрәкләр ачылган. Мәсәлән, “Агач белән төрле фигуралар, бизәкләр ясау”, “Яшь техник” түгәрәкләре әнә шундыйлардан. Соңгысында машина һәм мотоциклларны сүтеп җыю өчен бөтен шартлар да булдырылган. Шулай ук умартачылык һөнәрен дә үзләштерергә мөмкин биредә. Балалар йортының үз умарталары бар. Дамир Кәбир улы бу һөнәрне өйрәтергә үзе алынган. Терлекчелек өлкәсенә килгәндә дә, эш җайлы оештырылган. Балалар йортының ике баш сыеры һәм үгезе бар. Сыер саварга да шушында өйрәнәләр.
Балалар үзләре дә тик тормый. Өлкәнрәкләре бәләкәйләргә булыша, дәресләрен дә әзерләшәләр. Димәк, балалар йортында эшләүче хезмәткәрләр дөрес юлны сайлаганнар. Гаиләдә бала әти-әнисеннән үрнәк ала, ә монда алар өчен үрнәк алырлык тәрбиячеләр, ашарга пешерүчеләр, шәфкать туташлары һ.б. Үзләре әйтүләре буенча, балалар әлеге абый-апаларын бигрәк тә яраталар. Исемлекне алар үзләре үк атап бирделәр. Тәрбиячеләрдән: Әлфинур Вәлитова, Роза Кашапова, Луиза Шәкүрова, Мөнирә Хәйруллина, Илсөяр Хәйдәрова, Флера Абдрәкыйпова, хезмәт дәресләре буенча иструкторлар: Гүзәл Гаязова, Лилия Филиппова; балаларны тәмле ашлар белән сыйлаучылар: Фирдания Габбасова, Хәмдия Зарипова, Земфира Әхмәтҗанова әнә шундыйлардан.
Ир балалар бит бигрәк тә әти кешегә охшарга тырышалар. Шуңа да биредә эшләүче ирләрдән чын ир сыйфатлары таләп ителә. Бу яктан үзе дә биредә тәрбияләнгән, шушында эшләп калган тәрбияче, оста итеп рәсемнәр ясаучы Павлов Виктор Анатольевич турында да яратып искә алды балалар. “Ул безне үз әтиебездәй якын күрә. Эш сәгате бетүгә, ул безне үз өенә алып китә, безгә анда бигрәк тә ошый”, – дип сөйли алар аның турында.
Шулай ук биредә үсеп, монда эшләп калган, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәхимова Нина Фидаиловнаны да җылы сүзләр белән искә ала балалар.
Балалар апа-абыйларын мактыйлар, ә тәрбиячеләр исә: “Безнең балалар үзләре бик сәләтле, шуңа да алар белән эшләве җайлы, вакыт сизелми дә үтеп китә”, – диләр. Алар кирәк чакта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Сөйләм телендә авырлыклар булса, логопед ярдәм итә. Биергә өйрәнергә телисеңме – “Зәлидә” түгәрәгенә рәхим ит. Хореография укытучысы Гафиятуллина Наилә апалары аларны бию серләренә төшендерә. Китап “җене” кагылган икән, китапханәгә кереп утыра аласың. Үзенең 20 ел гомерен биредәге балаларга багышлаган Садыйкова Фәридә Абдул кызы алар белән үзара киңәшләшеп эшли. Балаларның үз тырышлыгы белән айга бер тапкыр “Лучок” газетасы чыгарыла. Талантка, хискә бай булган балалар бу гәҗиттә үзләренең язмаларын бастыралар.
Шулай ук биредә төрле кичәләр дә оештырыла. Күптән түгел генә үткәрелгән кичәнең иң зурысы Бөек җиңүнең 65 еллыгына багышланган булган.
Түгәрәкләргә килгәндә, аларның саны 10 нан артып китә. “Фантазия” түгәрәген Роза Кашапова җитәкли. Алар балалар белән төрле бәйгеләргә катнашып, призлы урыннар да яуларга өлгергәннәр. Мәсәлән, мамыктан ясалган Кол Шәриф мәчете рәсеме Америкадан беренче урынны алып кайткан.
Башка балалар йортларында сирәк очраган “Бесеренка” түгәрәге дә эшли монда. Лилия Филиппова инде 10 елдан артык балаларны сәйлән белән чигү серләренә өйрәтә.
Хатын-кыз бит яшьтән, балачактан өй эшләрен, ашарга пешерүне белеп үсәргә тиеш. Юкка гына: “Хатын-кыз – өйнең тоткасы, хатын-кыз булган өй балкып тора”, – дип әйтмиләр. Бу яктан “Лакомка” түгәрәге зур ярдәмгә килә. Биредә тәмле-тәмле итеп аш-су пешерергә, йорт эшләренә өйрәтәләр.
Балаларның сәламәтлеген дә кайгырталар биредә. 2008 елда яңа сәламәтләндерү үзәге ачылгач, яхшы якка үзгәрешләр киткән. Бассейнда балалар су керәләр, шуның өстенә атнасына ике тапкыр җылы мунчада үзләрен сәламәтләндерә алалар. Спорт залы да даими эшли.
Эш яхшы оештырылганга күрәдер инде, зарланырга яратмыйлар биредә. Ир балалар бит ашауга талымсыз булалар, шуңа да алардан ашау яклары турында сорыйсы иттем. “Бар да әйбәт, өстәмә ризыкны күпме кирәк шулкадәр бирәләр”, – дип сөендерде малайлар. “Аллага шөкер, хәлләребез мөшкел түгел. Бергә-бергә бөтен кыенлыкларны да җиңеп була, диләр. Шуңа да гел бердәм булып яшәргә тырышабыз. Аерым кешеләр дә, оешма җитәкчеләре гел ярдәм итеп торалар. Шулардан иң беренче рәхмәтебезне җөмһүриятебезнең баш прокуроры Кафил Әмировка җиткерәсебез килә. Килгән саен бүләкләр, азык-төлек алып килә. Шулай ук “Әнием-Мама” ярдәм фонды да ярдәменнән ташламый. Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агеев, “Эбиволь” күргәзмәләр залы, “Арт-тренер” сәүдә үзәге җитәкчесе Анжелика Хәйруллина, Татьяна Забейкина, Яшел Үзән конструктор үзәк бюросы, Яшел Үзәндәге хатын-кызлар берлеге, шулай ук шәхсән үзе булышкан Җиһаншина Наилә ханымнарга рәхмәтемне җиткерәм”, – ди директор урынбасары Вәлитова Әлфинур Нурулла кызы.
Былтыр балалар циркка барганнар, ә быел исә спонсорларның ярдәме белән аквапаркта, “Кырлай” күңел ачу үзәгендә булганнар. Без кунак булган көнне дә бер төркем бала цирк тамашасы карарга Казанга киткән иде. Бу бүләкне исә Татарстан прокуратурасы ясаган. Социаль яклау министрлыгы һәм шулай ук башка булышучыларның ярдәме белән, шушы көннәрдә иң-иң дип саналган 15 баланы Анапага ял итәргә җибәргәннәр.
Менә күрдегезме инде, ятим балаларга чын күңелләреннән ярдәм итәргә торучылар күпме! Тик бер үк кеше күзенә генә карап тора икән болар дип уйлый күрмәгез. Чәчәкләргә күмелеп утырган бакча – балаларның үз хезмәте. Берсеннән-берсе матур чәчәкләрне алар иртә яздан үз куллары белән утырталар, беренче кар яуганчы карап үстерәләр. Киләсе елга орлыкларын җыеп алалар. Үзләреннән ерак түгел генә 4 гектарлап яшелчә бакчасы да бар әле аларның. Уңышны үзләре үстерәләр, җыялар, эшкәртәләр. Инде 50 дән артык банка кыяр тозлап куярга да өлгергәннәр. Карлыган, чия, кура җиләгеннән кайнатма, компотлары да инде кышка әзер. Умарталардан алган баллары да кышка җитәрлек булган. Кышкы салкын көннәрдә шул тәм-томнарны авыз итеп, ямьле җәйләрне искә төшерерләр әле алар. Үзең эшләп ашаган ризык тәмле була бит ул. Беренче сентябрьдә аларны белем көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе көтә. Җәй көне әзерләгән тәм-томнарны бу көнне дә өстәлгә куячаклар. Балалар йортының девизы да: “Һөнәрле беркайда да югалмый”. Шуңа да биредә балаларга хезмәт тәрбиясе бирергә тырышалар. “Эшләп үскән кеше, тормышта беркайчан да югалып калмый”, – ди алар. Моны балалар үзләре дә яхшы аңлый. Эш белән сәләтне бергә бәйләп баралар.
Тәрбиячеләр үзләре дә тик утырмый. Экскурсияләр, сәяхәтләр еш оештырыла монда. Балалар йортыннан ерак түгел генә “Изге чишмә” бар. Алар аны гел чистартып, карап торалар. Беренчедән, изге эш эшләнсә, икенче яктан, балаларның йөрәкләрендә шәфкатьлелек тойгылары уята, табигатькә карашларын үзгәртә бу гамәл.
Киләчәккә планнары белән дә бүлештеләр биредә. “Лакомка” һәм “Фантазия” түгәрәкләренең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә, алар ике эш буенча грант алырга гариза биргәннәр. Ходай кушып, грант ала алсалар, әлеге акчаларны балаларны сәламәтләндерүгә тотмакчы булалар. Шулай ук балалар йортының автобусы искергән, яңасын алу кирәк. Шуңа да балалар, редакциядән икәнемне белгәч, яңа автобус алып бирүдә ярдәм итүләрен үтенделәр. Шуңа да автобус алырга ярдәм итәрдәй кешеләр килеп чыкса, бик әйбәт булыр иде. Бәлки, Ходай кушып, бу язманы укыган берәр кеше ярдәм кулын сузар. Изге Рамазан айларында изге эш мең савап китерер, диләр бит.
Норлат балалар йортында булып кайткач, мин шуңа инандым: биредәге хезмәткәрләр балаларны бөтен җаннарын биреп тәрбияли.. Ирешелгән уңышларына балалар белән бергә үзләре дә куана, кайгы килгәндә, бергә көенәләр дә алар. Шуңа да аларның хезмәте алдында баш иеп, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә дип җиткерәсе килә аларга.
Яшел Үзән — Казан.




