Сорау: Синең Раббың кем?
Җавап: Раббым – бер Аллаһ.
Сорау: Динең кайсы дин?
Җавап: Динем – Ислам дине.
Сорау: Китабың кайсы китап?
Җавап: Коръән Кәрим.
Сорау: Син кемнең өммәтеннән?
Җавап: Мөхәммәт галәйһиссәлам өммәтеннән.
Сорау: Тәүхид кәлимәсе нәрсә?
Җавап: “Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдүр-расүлүллаһ”.
Сорау: “Лә иләһә илләллаһ”ның мәгънәсе ничек?
Җавап: Гыйбадәт кылырга лаек Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер нәрсә юк.
Сорау: “Мүхәммәдүр-расүлүллаһ”ның мәгънәсе ничек?
Җавап: Мөхәммәт галәйһиссәлам – Аллаһы Тәгаләнең илчесе.
Сорау: Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт галәйһиссә¬ламне ни өчен җибәргән?
Җавап: Бәндәләренә шәригать хөкемнәрен аңлату өчен.
Сорау: Кем дә кем бу кәлимәне әйтсә, ул кем була?
Җавап: Әгәр берәү мәгънәсен белеп, күңеле белән раслап әйтсә, ул кеше мөэмин була.
Сорау: Мөэминнең дөньядагы хакы ничек була?
Җавап: Аның малына, җанына һәм абруена тияргә һәм аны рәнҗетергә ярамый.
Сорау: Мөэминнең ахирәттәге хәле ничек була?
Җавап: Әгәр ул шул иман белән дөньядан үтсә, мәңге тәмугта булудан котыла һәм мәңге оҗмахта була.
Сорау: Акыллы һәм балигъ кешегә бу кәлимәне әйтү ничек була?
Җавап: Фарыз була.
Сорау: Сабый вакытта әйткән булса ничек?
Җавап: Мөселман булган булыр, соңыннан әйтүе савап өчен була.
Сорау: “Таныклык бирү сүзе” нәрсә?
Җавап: “Әшһәдү әлл¬ә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүлүллаһ”, - дип әйтү.
Сорау: Мөхәммәт галәйһиссәламнең әтисе белән әнисенең исеме ничек?
Җавап: Әтисе – Габдуллаһ ибне Габделмотталип ибне Һашим, әнисе – Вәһеб кызы Әминә.
Сорау: Мөхәммәт галәйһиссәлам кайда туган?
Җавап: Мәккә шәһәрендә туган.
Сорау: Аңа ничә яшендә пәйгамбәрлек килгән?
Җавап: Кырык яшенә җиткәч, аңа Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәрлек килгән.
Сорау: Мөхәммәт галәйһиссәлам, пәйгамбәр булгач, Мәккәдә ниләр эшләгән?
Җавап: Унөч ел буе, бик тырышып, халыкны бер Аллаһы Тәгаләгә иман китерергә өндәгән.
Сорау: Аннан соң кая барган?
Җавап: Аннан соң, Аллаһы Тәгаләнең боерыгын үтәп, Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчкән, ягъни һиҗрәт кылган.
Сорау: Аллаһы Тәгалә аңа нәрсә иңдергән?
Җавап: Җәбраил фәрештә аркылы Коръәнне иңдергән.
Сорау: Мөхәммәт галәйһиссәлам Коръәнне кемнәргә өйрәткән?
Җавап: Үзенең кө¬рәштәшләренә, сәхабәләренә өйрәткән, сәхабәләр үз чиратында башкаларга өйрәткәннәр.
Сорау: Мөхәммәт галәйһиссәлам кайчан вафат булган?
Җавап: Алтмыш өч яшендә вафат булган.
Сорау: Аннан соң янә пәйгамбәр киләчәкме?
Җавап: Юк, килмәячәк.
Сорау: Аерып иман китерү ничек була?
Җавап: “Әмәнтү билләһи вә мәләикәтиһи вә күтүбиһи вә русүлиһи вәл-йәү¬мил-әхыйри вәл-кадәри хайриһи вә шәрриһи минәллаһи тәгалә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүт”.




