Әле август ае да бетмәде, сез инде ел ахырында булачак “Татар җыры” турында сөйлисез, диярсез, бәлки. Сөйләмичә мөмкин түгел. Елның иң көтеп алынган вакыйгасы булган һәм инде 11 нче тапкыр үткәрелүче “Татар җыры” фестиваленең быел берничә үзенчәлеге булачак. “Татар җыры” фестивален “ТАТАR RADIOSI” радиостанцияләр челтәре үткәрә. Оештыручылар соңгы бер елда татар музыкаль дөньясында никадәр үзгәрешләр булганын күрсәтергә телиләр.
БЕРЕНЧЕДӘН, быел бүләкләү тантанасына 30 иң популяр җыр һәм 30 иң якты йолдыз җыелачак.
ИКЕНЧЕДӘН, фестиваль бер генә көн — бары тик 18 декабрьдә генә булачак. Бу көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә зур тамаша көтелә, татар эстрадасы елына йомгак ясала. Җиңүчеләр “Татар җыры” фестиваленең алтын статуэткалары белән бүләкләнәчәк. Түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк: “2010 ел җырчысы”, “2010 елның иң яхшы альбомы”, “2010 елның иң яхшы эстрада коллективы” һәм башка номинацияләрдә традиция буенча “Татар җыры” фестиваленең премияләренә иң популяр татар башкаручылары, эстрада индустриясе казанышларын күрсәтүче татар радиостанцияләренең танылган лидерлары дәгъва кылачак.
ӨЧЕНЧЕДӘН, танылган йолдызларыбыз бары тик “тере тавышка” җырлаячак. Бернинди фонограмма — “минус” та, “плюс” та булмаячак.
ДҮРТЕНЧЕДӘН, “Татар җыры”на керер өчен инде сертификатлар сатыла башлады. Елдан-ел фестивальгә килүчеләрнең саны арта бара. “Татар җыры” алдыннан кассаларга баш тыкмалы булмый. Шуңа да концертны оештыручылар быел билетларны җәйдән үк сата башлаганнар. Дөресрәге, 23 августтан алып, билет урынына сертификатлар сатылачак. Нәрсә соң ул сертификат, аның белән “Татар җыры” булачак “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексына кертәләрме?
Фестивальгә килергә теләгән һәркем, Казандагы (843) 5-196-196 яки 527-09-14 телефоннарын җыеп, билетка заказ ясарга тиеш. Тулы бәя түләнгәч, сезгә касса чегы һәм сертификат тапшырылачак. Аны 2010 елның 1 ноябреннән 17 декабрьгә кадәрге чорда билетларга алыштырып алырга кирәк. Сертификатларны “Татар җыры”ның билет администраторында да, шулай ук үзегезгә уңайлы вакытта һәм уңайлы урында курьер ярдәмендә дә алмаштырып булачак. Билет бәясе 2500 сумнан алып, 4900 сумга кадәр.
Декабрьдә булачак ажиотажны көтеп тормагыз, татар эстрадасы тормышында булачак зур масштаблы вакыйгага урыннарны бүгеннән алып куегыз!
Урыннарны броньлаштыру өчен телефон:
(843) 5-196-196.




