Яңа танышкан егеткә башың-аягың белән гашыйк булсаң да, уртак киләчәкне планлаштырырга, туй күлмәге сайлап куярга, хыялдагы балагыз кайсыгызга күбрәк охшар икән дигән уйлар белән башыңны тутырырга ашыкма! Гадәттә, хатын-кызның уе алдан йөгерә, ир-егет эшкә тотынганчы, хатын-кыз ахырын күзаллап куйган була. Шуңа күрә фантазияңнең очсыз-кырыйсыз булуы аркасында авыр кичерүләргә, йөрәк авыртуларына дучар булмас өчен, акыл белән эш итү мөһим. Егетеңнең хисләре ихласмы? Ул синең белән гаилә корырга телиме икән? Түбәндә санап кителгән сыйфатлар синең егетеңә хас булса, зинһар, сак бул. Егеткә ышанма! Һәм озакламый юлларыгызның ике якка аерыласына әзер бул!
1. Элек йөргән кызлары турында “юләр, акылдан шашкан” дип сөйли
Элекке сөйгәннәрен артык эмоциональ булуда гаепләсә, димәк, ул үзе вак-төяккә нык игътибар итүчән. Һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту турында уйлап та карамаган. Ул синең турында шулай әйтмәс дигән бернинди гарантия юк. Бәлки, хәзер үк ул синең хакта шулай сөйләп йөридер.
2. Очрашырга үз өенә чакыра
Шәмнәр кабызган, шәраб шешәсе куелган кичке аш бик романтик күренеш, әлбәттә. Ләкин һәрвакыт очрашулар өйдә генә узса, шикләнерлек урын бар. Димәк, ул синең белән бергә кая булса да чыгарга курка, башка хатын-кызларның күрүеннән саклана. Бу очракта чираттагы очрашуны кыз үзе билгеләсә яхшы. Кеше күп була торган урыннарга чыкканда, егетнең үз-үзен тотышын күзәтергә онытма.
3. Шалтыратырга оныта
Бер көнне биш-алты СМС-хәбәр яки төне буе телефоннан сөйләшүләр белән “бүләкләсә” дә, кайчакта ул атна буена сине онытырга мөмкин. Шалтыратуларын өзгәләнеп көтеп, үзең телефон номерын җыярга мәҗбүрсеңме? Син шалтыратканда, трубканы алмый яки теләр-теләмәс кенә сөйләшәме? Өстәвенә, соңыннан берни дә аңлатмый. Әлбәттә, гашыйк хатын-кыз моңа күз йомар, гафу итәр. Ләкин кирәкме соң алай эшләү? Мондый егеткә бөтен күңелең белән ышанырга ярамый. Алдап йөүендә шик юк.
4. Интернетта танышулар эзли
Интернетта социаль челтәрләрдәге битенә ул нинди фотоларын элеп куйган? Сезнең бергә төшкән сурәтне куймаганмы? Йөрәгендә урын буш булмавын да белгертмәгән. Ул биредә үзенә пар булырлык кыз эзләү максатын күзаллый. Әгәр ул Интернет аша яңа танышулар эзләп, үзенең йөргән кызы барлыгын яшерсә, тормышта аңардан башкасын көтмә. Реаль тормышта да ул сине үз янәшәсендә итеп күрми, димәк.
5. Дуслары синең белән кызыксынмый
Беренче карашка, аның дуслары бик дустанә, җылы мөнәсәбәттә булып тоелса да, нәтиҗә чыгарырга ашыкма. Дуслары синең тормышың, кызыксынуларың, эш урының, әти-әниең турында кызыксынып сораштымы? Юк икән, димәк, син аларның компаниясенә мәңге кермәячәксең. Чөнки алар дусларының синең янда вакытлыча гына булуын, сезнең мөнәсәбәтләр озакка сузылмасын белә инде.




