Телевидение каналы аша “Кәеф ничек?” хит-парадында укучыларыбыз арасында редакциябез бүләген — ВАЗ-2105 автомобилен уйнатып, аның җиңүчесе билгеле булып, бер ай да үтмәде, без затлы бүләгебезне бәхетле отыш ияләренә тапшырдык.
Исегезгә төшереп үтәбез: машинабыз бу юлы Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Равидә Низамовага чыккан иде. Бәхетле отыш иясе мәгълүм булгач та, без, бу турыда хәбәр бирү өчен, җиңүчегә шалтыратып сөенче аласы иттек. Тик, ни хикмәт, Равидә ханым анкетага телефон номерын куймаган булып чыкты. Онытканмы, әллә үзенең куясы килмәгәнме, хәер, анысы әлләни мөһим дә түгел инде. Ә шулай да сөенче алу теләге көчле булгач, телефон номерын эзләргә керештек. Интернет аша Шланга авылының бер телефонын табып алдык, ул мәктәп телефоны иде. Шалтыратып, үзебезнең кем икәнне, ни өчен борчуыбызны әйткәч, бик тиз табып бирделәр Равидә ханымның кесә телефонын. Чөнки ул үзе үк шул мәктәптә хуҗалык эшләрендә эшли булып чыкты. Ә инде үзе белән элемтәгә кергәч, аның әле һаман бу сөенечле хәбәргә ышанып бетә алмавын, каушавын тойдык. Тәбрикләп, бездән чакыру көтәргә икәнен әйткәч, тиздән очрашу турында сөйләшкәч, телефоннарыбызны куйдык.
Һәм менә узган атнаның чәршәмбесендә без Равидә ханымны бүләгебезне тапшыру өчен Казанга чакырдык. Билгеләнгән сәгатькә бер төркем булып, гөрләшеп килеп керделәр алар. Бер кочак авыл күчтәнәче дә алып килгәннәр.
Ә Равидә ханым үзе, “чикылдап торган” мишәр апаң булса да, киң күңелле, ачык йөзле, тәмле телле кеше булып чыкты. Безнең, билгеле инде, беренче соравыбыз: “Машина оту турында ишеткәч тә, иң элек нинди хисләр кичердегез?” – иде.
— Ышанып бетә алмадым, билгеле. “Ничек миңа чыксын инде ул?” – дигән сорау башымда әйләнде дә әйләнде. Күрәсең, “безгә чыгамыни инде ул андый затлы нәрсә” дигән уй ныклап кереп урнашкандыр инде безнең күңелгә. Аннан һич арынып булмый торгандыр. Машинаны барып күреп, тотып, сыпырып карамыйча, барыбер дә ышанып бетеп булмыйдыр инде, мөгаен, — диде безгә бәхетле отыш иясе. Ә без үз чиратыбызда “Кәеф ничек?” газетасының могҗизалар тудыруга сәләтле булуына ышандырырга тырыштык.
Ни кызганыч, Равидә ханым машина уйнатылган сюжетны карый алмаган булып чыкты. Һәр атна саен якшәмбе көнне кичке сигездә эфирга чыга торган хит-парад тапшыруы ул көнне төрле сәбәпләр аркасында гадәттәгедән бераз алдарак күрсәтелде. Ә кичке сигезне көтеп йөргән Равидә ханым үзенең вак-төяк йомышлары белән өеннән чыгып киткән булган. Тапшыру тәмамланып, ярты сәгать тә үтмәгән, кесә телефонына бер шалтырату килеп ирешкән. Бер танышы сөенечле хәбәр турында әйткәч, чак кына артына утырмаган ул. “Юктыр, мин түгелдер ул, — дим үз-үземә. — Беткәнмени Низамовалар җир йөзендә. Безнең авылда гына да дистәләгән Низамова бар бит”. Авылдашлары да баштарак кайсы Низамова икән бу дип баш ваткан. Чөнки Шланга авылында туып үссә дә, Равидә ханым туган авылында “яңа кеше”. Аның бирегә Ульяновск шәһәреннән күченеп кайтуына әле дүрт кенә ел икән бит. Кияүгә чыккач, 28 ел шушы шәһәрдә гомер кичергән ул. Ире белән өч бала — бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларны үстереп, аякка бастыргач кына хәләл җефете якты дөнья белән хушлашкан. Инде өлкәнәя башлавын сизеп алгач, туган як җилләре аны үзенә тарткан. Туган авылына күченеп кайткан. Берүзе болын хәтле өйдә яшәп ята икән. “Тик ятасы килми, мал-туар, кош-корт асрап көн итәм”, — ди. Ә төп эше мәктәптә икән. Төрле хуҗалык эшләрен алып бара ул белем йортында.
Моңарчы алар авылында машина откан кеше булмаган икән әле. Дөрес, кайчандыр, Совет заманнарында булса кирәк, ике кешегә мотоцикл чыккан чыгуын. Равидә ханымның үзенең дә моңарчы лотереяда сукыр бер тиен дә отканы булмаган. Кызыксынып, лотерея билетлары алып караганы булса да.
— И-и-и... Бигрәк кызык икән ул машина отулары, җор телле авылдашлар урамда җәяү генә берәр кая баруымны күреп алалар да: “Кая, нишләп әле син бүген рульдә түгел?” – дип шаяртырга тотыналар, — ди Равидә ханым. Рульгә утыру мәсьәләсенә килгәндә, Равидә ханымның машина йөртү таныклыгы юк икән. Монысы тагын да кызыграк. Инде өченче тапкыр рәттән “Кәеф ничек?” ВАЗ-2105 автомобиле уйната һәм өченче тапкыр инде бүләгебез машинасы гына түгел, хәтта машина йөртү таныклыгы да булмаган кешегә чыга. “Укымыйча булмас, бик кызыгып куйдым, минем әле машина йөртерлек кенә рәтем бар”, — ди Равидә ханым, бу турыда сораштыргач. Чөнки малаеның үз машинасы бар икән. Ә әнисенә авыл җирендә машина бик ярап торачак. Хуҗалыкта бүген машинасыз булмый бит. Авылда мал-туар асрамасаң, кош-корт тотмасаң, яшәү җиңелләрдән түгел.
Автосалонда бәхетле бүләк иясе машинаны сыпырып та, тотып та карады, кереп утырып та хозурланды. Безгә калса, ул үзенең нинди зур бүләккә ия булуын шунда гына аңлады бугай. Бу хәлләрнең төш түгел, өн булуына шул чакта гына инанды. Ә инде танылган ди-джей Булат Бәйрәмов кулыннан машина ачкычларын алгач, бөтенләй каушады. Каушамаслык та түгел шул, өр-яңа, аксыл-яшел төстәге машинага утырып, авылына кайтып керәчәк бит ул бүген. Ә авылда бүген зур бәйрәм буласы икән. Табыннар корып, аларның кайтуларын түземсезлек белән көтеп торачаклар.
— Дөньяда могҗиза бар икән ул. Шул могҗизаны тудырган яраткан “Кәеф ничек?” газетасына зур рәхмәтемне белдерәм. Беренче күрүдә үк яраттым газетаны, атна саен көтеп алам. Моннан соң икеләтә яратачакмын”, — диде Равидә ханым, саубуллашыр алдыннан. Ә аннары җәлт кенә машинаның алгы пассажир ягына кереп утырды да: “Аллага тапшырдык”, – диде һәм редакциябезнең затлы бүләге Чүпрәле якларына юл алды.
Хәерле сәгатьтә булсын. Юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын сезгә!




