Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Беләсе килә... (бер абзый сүзләреннән)

Илфак ШИҺАПОВ


Теге “глава”ны хөкем иттеләр. Ришвәт алуда гаепләнүчене. Тиз тоттылар үзе – сәбәпләре бардыр. “Утыртмаячаклар аны”, - диючеләр хаклы булды – “9 ел” дип сөйләнсәләр дә утыртып ук куймадылар. Карт ата-анасын, яшь балаларын карарга кеше калмау белән аңлаттылар утыртмауны. Сразы күз алдына өсләренә ямаулы бишмәт, иске күлмәк, төсе уңган яулык кигән, ач йөзле әби белән бабай, күтләренә кияргә ыштаны булмаган, ялан тәпиле балалар килеп басты... Чынлап та – андыйларны ничек караучысыз калдырасың инде?! Бер карасаң – гөнаһы да артык түгел бит инде – ул бит дәүләт милегенә дә, инвестор милегенә дә кул сузмаган. Менә әгәр фермадан ике капчык фураң яисә яшь бозау “чәлдергән” булса, анда бәлки утырткан да булырлар иде. Ә монда гап-гади ришвәт алган. 5 кенә миллион. Унны алырга тиеш булган имеш – өлгермәгән. Утыртмасалар да – нык булды җәзасы. 300 миллион (8 ноль була) штраф салдылар үзенә, “бүтән җитәкче урында булма”,- дип кисәттеләр үзен. Телевизордан күрсәттеләр – бик бетеренеп, башын иеп басып торды мескен. Җәл инде - әз генә ялгышкан. Штраф күләмен ишектәч утырган җиремнән тәгәрәп китә яздым – чөнки ул кадәр акчаны, ничектер күз алдына да китерә алмыйм. Бер капчык буламы ул? Бер ат арбасымы? Иң борчыганы – ул кадәр акчаны каян алып була?! Теге хөкем ителүче башын аска иеп торса-торды, ну үзен тотышына караганда артык аптырамады бугай. Нигәдер: “300 миллион бирсәм, күпмесе кала әле минем запасларның”, - дип уйлагандай тоелды ул. Хәер, шок хәлендә булу сәбәпле генә безгә шулай тоелгандыр – чөнки телевизор караган шактый кешегә шулай ук тоелган. Аның журналистлары да кешенең авыр чагында махсус шулай төшерә бит. Суд карарын игълан иткәч, атлап китә алмас, егылыр бу дигән идек – егылмады. Чыкты да китте. Безнең бөтен авыл халкы берсүзсез: “ Лутчы атыгыз безне, без мондый штрафны түли алмыйбыз”, - дияр иде. Чөнки 200 йортлы авылны, малы, йорты, чурты белән сатсаң да (әле алучы булса), ул кадәр акча җыелмый. Тик бу алай димәде. Кәчтүм чабуларын җилфердәтеп чыкты да китте. Кара син аны, ә. Бу бит бездәге гап-гади районның, гап-гади главасы гына. Нефте дә чыкмый ул районда.  Мин әйтәм, барыбер батыр йөрәкле кеше икән. 300 миллион бит ул. Ыштыраф. Ә районы зуррак булса, аларда нефть чыкса? Уйларга да куркыныч...
Суд булды. Хәзер иң кызыгы – түләрме икән ул штрафны? Түләсә - ул акча кайларга китәр икән? Аннан, ни, аңа бит хәзер җитәкче урыннарында эшләмәскә куштылар. Кая керер эшкә? Олы яшьтәге ата-ананы, яшь балаларны карарга кирәк бит. Картлар пенсиясенә генә яшәү авыр ул. Менә шуларны беләсе килә. Шундый кызыксынучан халык бит инде без...