Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Кредитомания – куркыныч чир!

Алинә ИБРАҺИМ


«Кәеф ничек?» биргән сорауларга психотерапевт Рамил Гарифуллин җавап бирә.
– Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча җир йөзендәге һәр өченче кеше кредит түли. Кредитомания чирме, әллә кирәк булганнан гына килеп чыккан күренешме?
– Бу кемнең һәм нинди максат белән кредит алуыннан тора. Кешеләрне ике төргә бүләләр. Беренчесе – кредит алу чыннан да бик кирәк булган кешеләр. Алар яңа фатир алырга, туй үткәрергә яки машиналарын яхшыракка алыштырырга уйлаган аек акыллы кешеләр. Кредит алганчы алар айлык керемнәрен исәпләп, күпме түләп бара алачакларын ачыклыйлар. Шуннан соң гына банкка барып кредит рәсмиләштерәләр. Икенче төр кешеләр җавапсыз булулары белән аерылып тора. Алар кредитны түли алганда түлиләр, түли алмаганда – юк. Ни өчен кредитны түләмисез дигән сорауга алар акча юк, дип кенә җавап бирәләр. Алар өчен бу ышандыра торган дәлил булып тоела. Шулай итеп икенче төр кешеләр бурычка батканнарын сизми дә калалар.
– Психологлар соңгы вакытта кредитомания чире турында сөйлиләр. Аның симптомнары нинди?
– Моны чир дип атап булмый. Дөресен әйткәндә, кредитомания ул психологик тайпылыш. Аны алкоголизм белән дә чагыштырырга мөмкин. Алкоголиклар да эчүнең зыянлы икәнен беләләр, әмма эчүләрен ташламыйлар. Инде эчүне ташлады дигәндә дә, бераз вакыттан соң яңадан шешәгә тотыналар. Кредитоманнар белән дә шулай ук. Кредит алдың ди. Вакытында түли алмадың, сиңа штраф салдылар. Шуннан соң нормаль кеше акылга килергә тиеш. Юк бит! Бераз вакыттан алар яңадан кредит алалар, тагын түли алмыйлар. Күптән түгел генә бүтән кредит алмаска антлар эчкән булсалар да.
– Сезгә мондый кешеләр күп киләме?
– Берара көн саен киләләр иде. Мисал өчен, минем бер пациенткам аена 30 мең алып эшли. Шуңа да карамастан, ул актив рәвештә кредит карталарыннан файдалана. Ни пычагыма, дигән сорау туа. Мондый хезмәт хакына ул балда-майда йөзмәсә дә, рәхәтләнеп яши ала бит. Юк: ул һаман кредит рәсмиләштерә, бөтенләй кирәксез әйберләр сатып ала. Без аралашкан арада гына да ул берничә машина алыштырды. Нәтиҗәдә, аның банкка әҗәте 350 мең сум тирәсе. Ул ай саен 30 000 сум күләмендә кредит каплап барырга тиеш. Бу — хезмәт хакыңны аласың да, банкка илтеп бирәсең дигән сүз. Иң кызыгы, аны түләнәсе бурыч кызыксындырмый иде. Аның бар борчылганы – элеккеге кебек күп әйбер сатып ала алмау. Бу уй аны депрессиягә кадәр җиткерде. Ул психоневрология хастаханәсенә ятты, ә банк аның милкен алу артыннан йөри башлады.
Бу әле җиңел очрак. Россиянең берничә шәһәрендә бурычын түли алмаган кешеләр үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җиттеләр. Кредитомания – бик куркыныч чир ул.
– Үзеңнең кредитоман булуыңны ничек аңларга?
- Бик җиңел. Әгәр дә сез бер яки ике кредит алдыгыз, аны түләп бетердегез һәм бернинди дә борчылу сизмисез, бүтән кредит аласыгыз килми икән, димәк, сез кредитоман түгел.
– Кеше инде башка кредит алмасын өчен аңа берәр ничек тәэсир итеп буламы?

Дәвамын “Кәеф ничек?” газетасыннан укый аласыз.