Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


“Ярдәм итегез, үләбез!”

Алинә ИБРАҺИМ


15 гыйнварда Казанда коточкыч хәл булды. Пычак тоткан яшь егет дүрт кешелек компаниягә һөҗүм итә. Аның нәтиҗәсендә ике кеше урында ук һәлак була. Соңрак полиция участогындагы сорау алу вакытында яшьләргә һөҗүм иткән егет шул рәвешле элек йөргән кызы Екатеринадан үч алырга теләвен әйткән. Егетнең төп максаты – әлеге туташны үтерү булган. Ләкин Катя исән кала. Бу вакыйгадан соң ике япь-яшь егет белән кызны – Алия белән Булатны җирләргә туры килә.
Әлеге канлы бәрелеш булган Айдаров урамындагы 18нче йортта трагедияне хәтерләтерлек бер эз дә калмаган. Үлемгә китергән вакыйга турында бозга сеңеп калган кан эзләре генә искә төшереп тора. Шулай ук йортта яшәүчеләрнең кайберләре ул көнне подъезд төбендә бер кызның ярдәм сорап кычкырганын әле онытырга өлгермәгән. Ярдәм сорап кычкырган кыз 22 яшьлек Алия Садыйкова була. Бу Алиянең соңгы теләге. Ул көнне кызны коткарып кала алмыйлар. Бу вакытта аның янәшәсендә 25 яшьлек Булат Җаббаровның җансыз тәне яткан.
Ул: “Ярдәм итегез, үләбез!” – дип кычкырды. Аның тавышына бөтен күршеләр йөгерешеп чыкты. Нәрсә булганын беркем дә аңламый. Бөтенесе дә йөгерешәләр, беркем дә нәрсә эшләргә кирәген төгәл белми. Аннан кемдер полиция һәм ачыгыч ярдәм чакырырга кушты, - дип сөйли шушы йортта яшәүче Айгөл. – Аллага шөкер, алар бик тиз килеп җиттеләр. Калган ике кешенең гомерен ашыгыч ярдәм машинасының бик вакытлы килүе саклап калды да инде.
Табиблар Катя һәм аның егетенең гомерен саклап калганнар. Аларны 7нче шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр. Ә менә Булат белән Алиягә табиблар ярдәм күрсәтергә өлгермәгән. Булат шунда ук җан биргән. Табиблар килгәнче ул бик күп кан югалтырга өлгергән. Ә Алиянең гомере өчен табиблар берничә сәгать буе көрәшкән. Аны 12нче хастаханәгә алып килергә дә өлгергәннәр. Кыз шунда табиблар кулында җан биргән.

Очраклы корбаннар
Әлеге вакыйга турында сөйләгәндә Алия белән Булатның якыннары һәм туганнары егет белән кызның очраклы корбаннар булуын кабат-кабат искәртә.

Дәвамын “Кәеф ничек?” газетасыннан укый аласыз.