Группа компаний Барс-Медиа

Звукозаписывающая компания

Рекламное агентство

Distribution

Издательский дом

Татар радиосы

Редакциягә хат


Мөнир Рахмаев “камыт” кигән!

Лилия КАДЫЙРОВА


Шушы көннәрдә Мөнир Рахмаевка никах укыганнар!
Егет үзенең бердән-берен очраткан, хәзер мәхәббәттән исереп, бәхеткә төренеп гаилә башлыгы булып яшәп ята, үзен чын-чынлап бәхетле кеше, ди. Мөнирнең тормыш иптәше Әдилә - Татарстан һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева шәкерте икән.  Яшь кәләш - Мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курс студенткасы икән. Мөнир Әдиләдән дүрт яшькә зуррак. Яшь талантларны киләчәктә бергә сәхнәдә дә күреп булыр, чөнки Әдилә дә җырчы карьерасын сайлаган. Ә менә туй белән яшьләр әллә ни ашыкмый. “Бу хакта планлаштырган юк әлегә. Һәр нәрсә үз вакыты белән килә. Иң мөһиме мин хәзер үлеп гашыйк һәм бик бәхетле”, - дип шатлыгын уртаклашты Мөнир. Ә Мөнир Рахмаевка гашыйк кызларга нишләргә дигән сорауга җырчы аптырабрак китте сыман. “Минем бәхетемә алар да сөенсен, алар да үз мәхәббәтләрен очратып бәхетле булсын. Артистның йөрәгендә тамашачысы өчен урын була аның. Мин алар өчен җырлаудан
туктамаячакмын!” – ди җырчы.