Җырчының олы улы туганда ук авыр синдром белән дөньяга килгән
Илназ Минвәлиевнең бик бай кеше икәнен күпләр белә - 30 яшьлек җырчы бердигән 3 ул үстерә. Ул аларны чын ир-атларча тәрбияли: спорт белән кызыксындыра, эшкә күнектерә, баянда уйнарга өйрәтә...
Җырчы редакциягә кунакка килгән иде. Без аның белән чәй артында утырып байтак серләштек. Шушы арада аның никадәр көчле шәхес икәнен аңларга җитештем. Даун синдромлы баланы тәрбияләү – үзе бер баһадирлык(!)
“Бәхетле булыр өчен байлык кирәкми”
– Илназ, сез шундый яшь, ә инде 3 балагыз бар.
– Аллаһ Тәгалә миңа шулай биргән. Бу - зур байлык. Моңа шатланып, сөенеп яшисе генә кала. Балаларны бик яратам.
– Сез бик яшь өйләнгәнсез…
– Минем беренче балам - Алмаз миңа 17 яшь булганда туды. Аннары –
Салават, соңрак – Ильяс.Өч улым да өч төрле. Үзем дә спорт яраткач, аларны да спорт белән кызыксындырдым. 11 яшьлек Салават инде төрле ярышларда отып, 8 призовой урын яулады, баянда уйный. Анысын үзем өйрәтәм. Кечкенәсе - 6 яшьлек Ильяс гел очкын кебек: үткен, тиктормас, үземә охшаган. Яшь вакытта балаларны аңлап бетермисең. “Ни өчен яшим?”, дип уйлыйсың. Балалар үсә тора. Аңламыйсың, эшлисең...Соңыннан гына бөтен әйбернең алар өчен эшләнгәненә төшенәсең. Гомумән, минемчә, тормышта бәхетле булыр өчен бай булырга кирәкми. Бүген йөрергә машинаң, яшәргә йортың, ашарыңа, саулыгың булса - шул җитә.
– Өч ул үстерәсез. Тагын берәр кызга барып кайтырга уегыз юкмы?
– Юк, әлегә без шушы өч балага канәгать булып, аларның рәхәтен, бәхетен күреп яшәсәк, яхшы булыр иде. Аларны да аякка бастырасы бар бит. Олылар әйтмешли, балалар үз бәхете белән туа. Ләкин аларны кеше итү - ата-ана җилкәсендә. Безнең әби-бабайлар “менә без үзебез үстек, аякка бастык, ярдәм итүче булмады”, дип сөйли иде. Ләкин хәзер аның заманасы андый түгел шул.
– Хәләл җефетегез дә, сез дә диндә, ахры.
– Әйе, безнең як – Балык бистәсе дини бит. Әле мин үзем бик кереп китә алмыйм. Тулысынча диндә булыр өчен үзең бер дөнья булу кирәк. Хатыным Динара дингә 3 ел элек кереп китте, балалар да намаз укый. Шунысын әйтәсем килә: безнең өйдә тынычлык, гармония...
“Әле аннан да мәрхәмәтлерәк бала юк”
– Сезнең өлкән улыгыз – Алмазда бик җитди авыру. Аны тәрбияләү ничек бирелә?
– Безнең Алмаз Даун синдромы белән дөньяга килде. Ләкин бүгенге көндә мин ул бала белән бик нык канәгать. Әле аннан да кадерле, аннан да мәрхәмәтле бала юк гаиләдә. Ул да яше барган саен үзгәрә, спорт белән шөгыльләнә. Җырны бик ярата. Мәктәптән кайтып сәгатьләр буе караоке җырлый. Бөтен дәрес, дөньяны онытып, булган көчен биреп башкара ул моны. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм Хәмдүнә Тимергалиева җырларын үлеп ярата. Мин Алмазның мәктәбенә дә берничә диск алып барып куйдым. Балаларның бер котырып ала торган вакытлары була бит. Алмаз шул музыканы тыңлап, артыннан кабатлап утыра да, тынычлана. Мин аны бүгенге көндә авыру бала дип тә әйтмәс идем.
Дәвамын “Кәеф ничек?” газетасыннан укый аласыз.




